Барлык яңалыклар
Район сулышы
2 октябрь 2018, 17:03

Көмьязы авылындагы иске зират рәшәткәсе яңартылачак

Редакциягә төрле мәсьәләләр буенча шылтыраталар. Соңгы звонок Көмьязы авылыннан булды.

Редакциягә төрле мәсьәләләр буенча шылтыраталар. Соңгы звонок Көмьязы авылыннан булды.
Исем-шәрифләрен атарга теләмәгән өлкән яшьтәге ханым авылдагы иске зират рәшәткәләренең сүтеп алынуына, каберлек өстеннән терлекләрнең ирекле көтүләнүенә зарланды.
„Кайнар эз”ләр буенча Көмьязыга юлландык. Авылга кергәндә юл буенда уң якта калган иске зиратның рәшәткәләре сүтеп алынган булса да, каберлек өстендә ирекле көтүләнгән терлекләр очрамадык.
Зират эчендәге карт агач кәүсәләре кисеп алынган, читкә чыгарылган, тузган рәшәткәләр сүтеп алынган. Биредәге күренешне фотога төшереп алдык. Көмьязы авылы караган Иске Балтач авыл җирлеге хакимияте белән бәйләнешкә кердек.
—Бу мәсьәлә безгә таныш. Көмьязы авылы халкы, авыл старостасы Рифкать абый Даутов җитәкчелегендә һәм оештыруында аны җәй көне үзе күтәрде. Үзләре акча җыеп, зиратны төзекләндерергә теләк белдерделәр, өмә ясап тузган рәшәткәләрен сүтеп алдылар, иске агач кәүсәләрен кисеп тазарттылар. Эш әле дә дәвам итә. Җирле хакимият тимер торбалар белән ярдәм итәчәк. Әлегә финанс кыенлыкларына бәйле, соңгысы тоткарланып тора. Алдагы көннәрдә ул хәл ителәчәк, халык үз көче белән иске зиратны тәртипкә китерәчәк, — диде Иске Балтач авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Алмаз Хиҗәпов.
Алмаз Марван улы белдерүенчә, шундый ук эш күптән түгел җирлекнең Иске Яхшый авылында башкарылган.

Читайте нас: