Барлык яңалыклар
Район сулышы
2 октябрь 2018, 13:08

Балтачта ирекмәннәр яшьләрне олы яшьтәге ата-аналары турында онытмаска чакырды

Халыкара өлкән буын вәкилләре көнендә Иске Балтачта балалар һәм үсмерләрнең „Романтик” клубы үзенчәлекле акция оештырды.



Халыкара өлкән буын вәкилләре көнендә Иске Балтачта балалар һәм үсмерләрнең „Романтик” клубы үзенчәлекле акция оештырды.

Бәйрәм көнендә узган акциянең максаты олы яшьтәге ата-аналар игътибарга мохтаҗ икәнлеген яшьләрнең исенә төшерүдән гыйбарәт иде. Аның исеме дә „Әти-әниеңә шалтырат!” дип атала.

„Романтик” клубында тәрбияләнүчеләр һәм ирекмәннәр Иске Балтач авылы урамнарына чыгып, юлларында кем очравына карамастан, буклетлар тараттылар. Ул буклетта, нинди генә мөһим эшең булса да, Бәйрәм көнендә үзеңнең иң якын кешеләрең—әти-әниеңне искә алырга бурычлы булуың турында әйтелгән.
Урамнан узып барганда буклет алучылар ирекмәннәр мөрәҗәгатен җылы кабул итте. Барысы да шалтыратып әти-әниләренең хәлен беләчәкләрен белдерделәр.

Ирекмәннәр урамда очраган өлкән буын вәкилләрен бәйрәм белән котларга да онытмады.



Эльза ИСЛАМОВА, өстәмә белем бирү педагогы.

Читайте нас: