Балтач таңнары
+14 °С
Болытлы
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Район сулышы
24 сентябрь 2018, 17:52
Балтачта „Ел тәрбиячесе” конкурсының муниципаль этабы җиңүчечесен билгеләделәр
Иске Балтач авылы „Рябинушка” балалар бакчасы тәрбиячесе Лариса Хәмәтярова— „Ел тәрбиячесе” конкурсының муниципаль этабы җиңүчесе буларак танылды.
Традиция буенча ел саен районныж балалар бакчаларында иң яхшы тәрбиячене ачыклау йөзеннән һөнәри бәйге оештырыла. Быел тәрбиячеләр конкурсында 7
һөнәрман
катнашты. Конкурсантларның күбесе хезмәт юлын күптән түгел башлаган хезмәткәрләр.
Бүген 22 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә 99 тәрбияче көч сала. Алар 900гә якын сабыйларны дөньяны танып белергә өйрәтә. Дүрт белем бирү учагында мәктәпкә әзерләү төркемнәре булдырылган. Сабыйлар белән эшләү зур осталык таләп итә. Балалар бакчасына ияләшү вакытын ничек итеп җиңеләйтүдән алып, баланың сөйләм телен, логик фикерләү, аралашу осталыгын үстерү һәм башка мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Шул ук вакытта шук, тиктормас сабыйларның сәләматлеген дә кайгыртырга бурычлысың. Нәниләрне чын күңелдән яратсаң гына боларның барысына да өлгерергә мөмкин. Һөнәри яктан үсү, аралашу, тәҗрибә уртаклашу, актуаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү белән отышлы әлеге конкурслар. Юкка гына яткан таш— мүкләнә, йөргән таш шомара, димәгәннәр. Мондый бәйгеләргә әзерләнгәндә кеше эзләнә, камилләшә.
Бәйгедә катнашучыларны балаларга булган сөю берләштергән. Ят мохиттә сабыйлар белән дәрес үткәргәндә тәү чиратта алар белән элемтә булдыру шарт. Аларны мәҗбүри эшләттерү мөмкин түгел. Ягымлы сүз, һәрберсенә игътибар кирәк. Осталык дәресләре нәниләрнең кызыксынуларыннан чыгып эшләнгән. Заман алга китте дисәк тә, балаларны әкиятләр аша яхшылыкка өндәү, камыр әвәләп аларның кул моторикасын үстерү һәм башка элекке алымнар әле дә иң отышлы булуларын исбат итте тәрбиячеләр.
Иске Балтач авылының „Рябинушка” балалар бакчасы тәрбиячесе Лариса Хәмәтярова— „Ел тәрбиячесе” конкурсының муниципаль этабында җиңүче исеменә лаек булды. Лариса Фирдус кызы тәрбиячеләрнең республика бәйгесендә катнашу хокукын алды. Алгы карашлы, тырыш хезмәткәр үзе көч салган балалар бакчасындагы чараларны даими яктыртып бара. Район үзәгенең „Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Гелена Ширьязданова һәм Мишкә авылының „Берёзка” балалар бакчасыннан Эльвира Сәлимгәревалар лауреат исеменә лаек булдылар. Район үзәгенең „Дюймовочка” балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Шакирҗанова — „Иң иҗади тәрбияче”, „Белоснежка” балалар бакчасы тәрбиячесе Лиана Фәрхетдинова „Заман белән бергә атлаучы тәрбияче” номинацияләрендә җиңү яуладылар. Әйтергә кирәк, Лиана Халфәт кызының осталык дәресен жюри әгъзалары югары бәһалады.
Асавка авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Светлана Миндиярова „Минем булмышым— тәрбияче” номинациясендә билгеләнде. Мата авылы тәрбиячесе Светлана Минаева „Йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясендә җиңүче дип табылды.
Конкурс „Рябинушка” балалар бакчасы тәрбиячеләренең чыгышлары белән озатылып барды.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши