Барлык яңалыклар
Район сулышы
20 сентябрь 2018, 16:16

Бүген Балтач районы җәмәгатьчелеге Тушкыр авылына киңәшмәгә җыелды

Бүген, 20нче сентябрьдә, Халыкара Өлкәннәр көне алдыннан район җәмәгатьчелеге Тушкыр авылына семинар-киңәшмәгә җыелды.

Бүген, 20нче сентябрьдә, Халыкара Өлкәннәр көне алдыннан район җәмәгатьчелеге Тушкыр авылына семинар-киңәшмәгә җыелды.
Сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарының район советы рәисе Гали Сәрвәртдинов белдерүенчә, киңәшмәдә авыл җирлекләре башлыклары, авыл җирлекләрендәге ветераннар советы рәисләре, район үзәгендәге аерым учреждение җитәкчеләре катнашачак.
Киңәшмәдә сүз нигездә, яшь буын вәкилләрен хәрби-патриотик тәрбияләүдә олы буын вәкилләренең роле; халыкның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту; пенсия реформасы; мохтаҗларга социаль ярдәм күрсәтү; төпкел авылларда яшәгән халыкны көндәлек кирәк-ярак товарлар белән тәэмин итүгә кагылышлы һәм башка мәсьәләләр каралачак.
Читайте нас: