Барлык яңалыклар
Район сулышы
18 сентябрь 2018, 12:30

Балтач районы җәмәгатьчелеге Тушкыр авылына киңәшмәгә җыелачак

20нче сентябрь көнне Халыкара Өлкәннәр көне алдыннан район җәмәгатьчелеге Тушкыр авылына семинар-киңәшмәгә җыелачак.

20нче сентябрь көнне Халыкара Өлкәннәр көне алдыннан район җәмәгатьчелеге Тушкыр авылына семинар-киңәшмәгә җыелачак.
Бу хакта дүшәмбе көнне район Хакимиятендә үткән Аппарат киңәшмәсендә сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарының район советы рәисе Гали Сәрвәртдинов белдерде.
Киңәшмәдә авыл җирлекләре башлыклары, авыл җирлекләрендәге ветераннар советы рәисләре, район үзәгендәге аерым учреждение җитәкчеләре катнашачак.
Киңәшмәдә сүз нигездә, яшь буын вәкилләрен хәрби-патриотик тәрбияләүдә олы буын вәкилләренең роле; халыкның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту; пенсия реформасы; мохтаҗларга социаль ярдәм күрсәтү; төпкел авылларда яшәгән халыкны көндәлек кирәк-ярак товарлар белән тәэмин итүгә кагылышлы һәм башка мәсьәләләр каралачак.
Читайте нас: