Барлык яңалыклар
Район сулышы
17 сентябрь 2018, 12:52

Балтачта „Чиста Танып” Төбәкара экология акциясенә йомгак ясалды

Районда „Чиста Танып” Төбәкара акциясе үткәрелүе түрында гәзит битләрендә һәм сайтыбызда хәбәр иткән идек. Бу уңайдан Балтач җирендә зур оешканлыкта экологик өмәләр үтте.

Районда „Чиста Танып” Төбәкара акциясе үткәрелүе түрында гәзит битләрендә һәм сайтыбызда хәбәр иткән идек. Бу уңайдан Балтач җирендә зур оешканлыкта экологик өмәләр үтте.
Зур булмаган елга һәм сулыклар ярларын чистартуга юнәлтелгән „Русия суы” Бөтенрусия акциясе чикләрендә агымдагы елның 1нче августыннан 7нче сентябренә кадәр Башкортстанның Тәтешле, Балтач, Борай, Калтасы, Краснокама, Пермь краеның Чернушка, Орда районнары җирендә „Чиста Танып” Төбәкара экология проекты үткәрелде.
Бүген район Хакимиятенең Аппарат киңәшмәсендә акциягә йомгак ясалды.
БР Экология министрлыгының Бөре территориаль комитеты әйдәүче белгеч-эксперты Рифат Сафин районда һәм күрше Пермь краенда, акциягә җәлеп ителгән башка районнарда халыкның күпләп катнашуы, оешма, предприятие, шәхси эшкуарлар, яшьләр һәм өлкәннәрнең зүр чарага бердәм кушылуы, чараның массакүләм хәбәрдарлык чараларында җанлы яктыртылуы турында сөйләде.
Мондый чараларның алдагы елларда да дәвам ителәчәге турында әйтте һәм иң актив катнашкан Түбән Сикияз авылыннан Роза һәм Зәки Мифтаховлар гаиләсен, авыл җирлекләрен, аерым оешма, предприятие, учреждение җитәкчеләрен билгеләде.
Район Хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов Мифтаховларга һәм җирлек башлыкларына, учреждение, оешма, предприятие җитәкчеләренә район Хакимиятенең Мактау грамоталарын тапшырды.
Читайте нас: