Барлык яңалыклар
Район сулышы
13 сентябрь 2018, 11:33

Балтачта заманча шәһәр мохите булдырыла

Узган елда республикада „Заманча шәһәр мохите булдыру” федераль программа тормышка ашырыла башлаган иде.

Узган елда республикада „Заманча шәһәр мохите булдыру” федераль программа тормышка ашырыла башлаган иде.
Программа күп шәһәрләрдә күпфатирлы йортлар тирәсен төзекләндерү мөмкинлеге бирде. Агымдагы елда ул авыл районнарына да килеп җитте. Халык саны 1000 кешедән ким булмаган авыл җирлекләре анда катнаша алалар. Безнең районнан быел башлап Иске Балтач авыл җирлеге әлеге программага үтте.
—Республика Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы бүлгән акча урыннарда нинди дә булса бер объектны эшләүгә юнәлтелә. Безнең районга килгәндә, Иске Балтач авылында Сабантуй мәйданы заманча итеп эшләнә. Тендерны урындагы җәмгыять — чикләнгән җаваплылыктагы „Спецгазремстрой” җәмгыяте (директоры Ринат Сәхапов) җиңде. Объектны эшләү 3 миллион 109 мең сумга төшәчәк. Монда заманча сәхнә урнаштырылачак, сәхнә алдына 450 квадарт метр мәйданга брусчатка җәеләчәк. Төп трибуна әйләнәсендәге рәшәткә коелган тимердән эшләнәчәк. Әлеге вакытта кулланудагы сәхнәне башка урынга күчерү планлаштырыла. Яңа сәхнәнең түбәсе, кырыйлары ябулы булачак, – ди районның баш архитекторы Илдар Җиһангиров.
Объектта эш 1 ноябрьгә тәмамланачак дип көтелә.
Мәйдандагы эш барышы белән танышкан көнне „Спецгазремстрой” җәмгыяте прорабы Илнур Сәитов, субподрядчы оешма „И.Х. Галләмшин” җитәкчесе Илшат Галләмшинны эш урынында очраттык. Сәхнә алдындагы кара балчык читкә алынып, урынына Агыйдел комы түшәлә. Бу җаваплы эшне чикләнгән җаваплылыктагы „Агропродукт” җәмгыятенең төягеч техникасын хезмәтләндерүче Фәнзәви Әхәтов башкара.
Яңа программалар авылларда да шәһәр мохите булдыруны күз уңында тота. Болар барысы да шунда яшәгән халык ихтыяҗыннан чыгып эшләнә, ди башлангычны сөенеп кабул иткән балтачлылар.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: