Барлык яңалыклар
Район сулышы
12 сентябрь 2018, 11:53

Иске Балтачның Островский, Комсомол урамнары аша җәяүлеләр өчен күпер төбәкне үзәк белән тоташтарды

Район үзәге Иске Балтач авылының Островский һәм Комсомол урамнары кисешкән урында электән җәяүлеләргә агач басма хезмәт итте.

Район үзәге Иске Балтач авылының Островский һәм Комсомол урамнары кисешкән урында электән җәяүлеләргә агач басма хезмәт итте.
Хезмәт ветераны Фируза Әхмәдиярова сөйли:
—Халык, Рәшит Муллагалиев авыл җирлеге башлыгы вазифасында эшләгән дәвердә, моннан 15 еллар элек сафка кертелгән басмадан файдаланды. Агач басма еллар узу белән тузды, йөри алмаслык хәлгә килде. Без, Островский урамында яшәүчеләр, авыл җирлеге башлыгы Эльмар Галимҗановка басманы яңарту чарасын күрүне сорап мөрәҗәгать иттек. Ул, үз чиратында, бу мәсьәләне район Хакимияте башлыгы дәрәҗәсендә күтәрде һәм киңәшләшеп, кыска вакыт эчендә безне күперле иттеләр.
Унөч метр ярым озынлыктагы басманың каркасы тимер торбадан эшләнгән, басмасы тактадан тезелгән. Ике урам халкына гына түгел, күпләр өчен кирәк бу җайланма. Олы яшьтәгеләрне үзәк белән тоташтыра, мәктәп укучыларын белем учагына туры юлга чыгара ул, „Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексына юлланган кешеләр дә шушы басма аша үтә.
Иске Балтач авыл җирлеге бюджеты исәбенә корылган җайланманы шәхси эшкуар Булат Борханов үзенең ярдәмчеләре белән тергезгән.
—Үтенечебезне исәпкә алган җитәкчеләргә дә, урамган ямь өстәгән басманы эшләгән алтын куллы осталарга да бар халык исеменнән чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез, — ди Фируза Әхмәдиярова.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: