Барлык яңалыклар
Район сулышы
12 сентябрь 2018, 23:50

Иске Балтачның иң озын урамында асфальт юл яңартылачак

Иске Балтачның Комсомол урамында юл нигезен ныгытып асфальт түшәячәкләр.



Иске Балтачның Комсомол урамының төньякка караган өлешеннән бу көннәрдә автомашинада үтәүе беркадәр авыррак.


Ләкин бу авырлыклар вакытлыча гына. Биредә юл төзү һәм ремонтлау идарәсе эшчеләре полотноны яңартырга әзерләнә.


Урамның бу өлешендә юлның торышы чамадан тыш начар хәлгә төшкән иде. Район җитәкчелеге Комсосол урамы юлын чокырларны тигезләү чарасы белән генә яхшы хәлдә тотып булмаячак, дигән крарга килде.


Юлның чамадан тыш изелгән урыннарын бу көннәрдә экскаватор белән казып, полотноның нигезен ныгыталар. Бу эш төгәлләнү белән идарә эшчеләре юл өслегенә асфальт катламы түшәргә тотынмакчы.


Читайте нас: