Барлык яңалыклар
Район сулышы
5 сентябрь 2018, 13:16

Шәвъяды авылының Үзәк урамы өр-яңа төс алды

Шәвъяды авыл җирлегенә караган авылларга юл төшкән саен күңел сөенеп кайта. Монда ел саен бер авылның бер урамы төзекләндерелә, төрле проектлар буенча халыкка хезмәт итәрлек нинди дә булса объект эшләнә.

Шәвъяды авыл җирлегенә караган авылларга юл төшкән саен күңел сөенеп кайта. Монда ел саен бер авылның бер урамы төзекләндерелә, төрле проектлар буенча халыкка хезмәт итәрлек нинди дә булса объект эшләнә.
Шәвъяды авылының Үзәк урамы язын-көзен явымлы һава шартларында йөри алмаслык хәлгә килеп изелә иде. Агымдагы җәйдә муниципаль бюджет исәбенә бер километр озынлыктагы урамга капиталь ремонт эшләделәр.
Урамны ике яклап канаулар ярдылар, торбалар салдылар. Электән салынган ике торба күчерелеп, өч яңа торба өстәп урнаштырылды.
Күтәртелгән урамга Пермь краеннан кайтарылган вак таш түшәлде, өстенә Агыйдел комы салыначак.
Ике миллион сумнан артык акча тотынылган юл ремонты чикләнгән җаваплылыктагы „Башинвестгрупп” җәмгыяте (директоры Артур Гыйльванов) эшчәннәре көче белән башкарылды.
—Узган елда Тибел, Күзәй авылларында 1 километр 800 метр озынлыкта ике урам эшләнде. Бу максатларга авыл җирлеге бюджеты акчалары тотынылды. Әлбәттә, мондый күләмдәге эшләрне башкарып чыгарга үзебезнең акчалар гына җитми. Нефтьчеләр безнең җирдән торба алыштырган өчен түләгән акчаларны да юллар ремонтына юнәлттек. Аларның ярдәме тоемлы булды, — дип эшнең нечкәлекләре белән таныштырды безне җирлек башлыгы Флүр Акберов.
Үз җирләрендәге юллардан файдаланган өчен бу төбәктә „Арланнефть”нең нефть-газ чыгару идарәлегенең куәтле Т-170 техникасы 7 көн дәвамында Шәвъяды авыл җирлегендә эшләгән. Дүрт авылдагы чүплекләрне эттергәннәр, янгын сүндерү техникасына су алу урыннарын казыганнан соң өелгән балчыкларны тазартып нигез эшләгәннәр, Шәвъяды, Текән авыллары эчендәге кеше яшәмәгән йортлар сүтелеп, йорт урыннары тигезләнгән.
Авыл халкы үзе дә яшәгән җирен матурлауда, төзекләндерүдә актив катнаша. Эшсөяр, булдыклы халык гомер кичерә бу төбәктә. Алар барысы да алга зур планнар корып, якты киләчәккә өметләр белән яшиләр.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: