Барлык яңалыклар
Район сулышы
5 сентябрь 2018, 17:32

Мәнәгәз авылы халкы сөенечен дәрәҗәле кунаклар уртаклашты

Мәнәгәз авылына илткән юл ремонты фронтында 3100 мең сумлык эш башкарылган.

Мәнәгәз авылына илткән юлга капиталь ремонт үткәрелүе турында хәбәр таралгач: „Ул авылда тормыш бармы ни, анда юл нигә кирәк?”— дип гаҗәпләнү хисләрен белдерүчеләр дә бар.
Алай дияргә ашыкмыйк. Бүген Мәнәгәздә 26 йортта 64 кеше яши. Утызга якын кеше хезмәт яшендә. Авылда 18 яшькә кадәр унике бала исәпләнә. Дүрт бала Иске Тушкыр тулы булмаган урта мәктәбендә белем ала. Авылда кибет юк. „Радуга” кулланучылар җәмгыятенең мобиль кибете атнага бер тапкыр Мәнәгәзгә барып сәүдә хезмәте күрсәтә. Димәк, Мәнәгәздә дә тормыш юл белән бәйле!
—Олы юл чатлыгыннан Мәнәгәзгә илткән юлны соңгы тапкыр 1991 елда „Урал” колхозы үз көче белән ремонтлаган иде. Хәтеремдә. Урып-җыю эшләрен төгәлләгәч тотынган идек бу эшкә. Ул чакта мин Т-150 тракторында эшли идем. Сентябрь аенда ул елда бик яхшы һава шартлары торган иде,—дип хәтерли Иске Тушкыр авылы старостасы Айрат Вахитов, мәнәгәзлеләрнең күп еллар юл газабы кичерүләрен исенә төшереп.
Биредәге юлның торышы соңгы елларда бик начар хәлгә төшкән иде. Авыл халкы мәсьәләне хәл итүне сорап югары инстанцияләргә дә җиткәннәр.
Ниһаять, быел район Хакимияте мәнәгәзлеләр проблемасын хәл итү юлын тапты. Финанс мәсьәләсе хәл ителү белән Балтач район юл төзү һәм ремонтлау идарәсе эшчеләре ремонт эшләренә тотынды. Ай ярым вакыт эчендә 2,5 километр озынлыкта полотно яңа төс алды. Юлның нигезен Асавка авылы тирәсендәге комташ карьерыннан алынган материал белән ныгыттылар. Өслегенә вак комташ түшәлде. Алты урында яңгыр-кар суларын агызып җибәрү өчен торбалар салып калдырдылар. Барлыгы 3100 мең сумлык эш башкарылган биредә. Гомумән, хәзер олы юлдан Мәнәгәзгә табан борылып каравы да күңелле.
Ләкин борчылу белдерүчеләр дә бар. Мәнәгәзлеләр юлның Чыпчык, Мишәр аваыллары яклап килгән өлеше ремонтлануын теләгән икән. Баксаң, аннан район үзәгенә якынрак. Әле ремонтланган юлдан Иске Балтачка бару өчен 24 километр ара үтәргә кирәк икән.
—Юлны ремонтлаганчы авылда тыныч иде. Хәзер авылдан машинада күзен алган кигәвендәй җилдерәләр,—дип борчылу белдерә олы яшьтәге бер абый.
Ә халыкның күпчелеге уңай фикердә. Ремонтланган юлны ачу тантанасы башланыр алдыннан мәнәгәзле бик күпләр подрядчы оешмага карата рәхмәт хисләрен белдерде.
—Ремонтланган юл Мәнәгәз авылы халкы мәнфәгатенә күп еллар хезмәт итсен. Икенче үтенечегезне дә канәгатьләндерергә тырышачакбыз,—диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев юлның Мишәр, Чыпчык авылары яклап килгән өлеше дә рмонтланачагына ышаныч белдереп.
Мәнәгәзлеләр сөенечен Башкортстан Республикасы Дәүләт Җылышы—Корылтай депутатлыгына кандидат Әлфия Гаязов та уртаклашты.
—Бүген Мәнәгәз авылына аяк баскач студент елларым искә төште. Бу юллар миңа бик яхшы таныш. Студент елларыбызда юлны ярты өлешен җәяүләп үтәргә туры килә иде. Аскын районы Казанчы авылыннан Иске Балтачка без күп еллар шышы юлдан йөдек. Юл ремонтлангач, бүген Мәнәгәз авылы яңа сулыш алды дип әйтергә мөмкин. Бүгенге тантана авылда тормыш тагын да җанлануына этәргеч бирүен телим. Эшләрегез уң булсын, шушы юлдан сезгә бары тик алга атларга язсын,—диде ул тантанада ясаган чыгышында.
Юлны файдалануга тапшыру тантанасы бар шартына китереп башкарылды. Дәпрәҗәле кунаклар ал тасма да кистеләр. Иске Тушкыр авыл мәдәният йорты сәнгать осталары музыкаль номерлар белән дә чыгыш ясады.








Читайте нас: