Барлык яңалыклар
Район сулышы
30 август 2018, 09:49

Балтачта гаилә юбилярлары хөрмәтләнде

Район оешуның 88 еллыгы билгеләнгән, район мәдәният сараенда үткән тантана барышында гаилә юбилярлары хөрмәтләнде.

Район оешуның 88 еллыгы билгеләнгән, район мәдәният сараенда үткән тантана барышында гаилә юбилярлары хөрмәтләнде.
Районның Рәхимкүл, Көндәшле, Иске Янбай, Түбән Сикияз, Югары Карыш, Иске Балтач авылларыннан килгән 60 һәм 50 ел парлы гомер кичергән бәхетле парлар — Әминә һәм Нәгыйм Әхмәтовлар, Хәния һәм Әхмәтзыя Әхмәтдиновлар, Фәндия һәм Мәгъдән Әхәтовлар, Альфира һәм Фидарит Фәзалгаяновлар, Мөкәрәмә һәм Мәүләви Гыйльметдиновлар, Флүзә һәм Рәфис Кашановлар, Фәния һәм Әхнәф Шәймөхәмәтовлар, Тәнзилә һәм Радиф Дәүләтбаевларга Илгиз Әхвәс улы истәлекле бүләкләр тапшырды, җылы теләкләрен җиткерде.
Читайте нас: