Барлык яңалыклар
Район сулышы
24 август 2018, 19:22

Балтач районы оешуның 88 еллыгы уңаеннан үткән тантанага күп якташлар, районның элекке җитәкчеләре җыелды

Балтач районы оешуның 88 еллыгы уңаеннан район мәдәният сараенда үткән тантанада район Хакимяите башлыгы Илгиз Субушев, бик күп кунаклар катнашты.

Балтач районы оешуның 88 еллыгы уңаеннан район мәдәният сараенда үткән тантанада район Хакимяите башлыгы Илгиз Субушев, бик күп кунаклар катнашты.
Алар арасында якташыбыз, республиканың дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты, Корылтайның комитет рәисе Рәшит Хәйруллин, Корылтай депутаты, чикләнгән җаваплылыктагы „Газпром Трансгаз Уфа” җәмгыяте генеральный директоры Шамил Шәрипов, республика Фәннәр академиясе президенты, якташыбыз Әлфис Гаязов, якташыбыз, эшкуар, ябык типтагы „Иждрил” акционерлар җәмгыятен оештыручы Флорид Фәйрушин, районга төрле елларда җитәкчелек иткән хөрмәтле шәхесләр — районның Мактаулы гражданины Гафурҗан Фәтхуллин, Рәшит Исламов, районыбыз авылларында гомер итүче 60, 50 еллык гаилә юбилярлары, шушы көннәрдә генә мәхәббәтләрен законлы никах белән ныгыткан яшь парлар һәм башкалар бар иде.
Барлык кунакларны сәламләп Илгиз Әхвәс улы чыгыш ясады. Ул районыбызның данлы үткәннәрен барлады, бүгенге көндә төрле тармаклардагы уңышлы эшчәнлекләргә тулы анализ ясады, алдагы елларга билгеләнгән бурычларга тукталды.
Тантана барышында юбилярлар, гаилә юбилярлары, яшь парлар, спортчылар хөрмәтләнде. Кунаклар балтачлыларны сәламләп чыгыш ясады.
Тантананың иң югары аккорды районыбызның үзешчән сәнгать осталары катнашлыгында әзерләнгән бай һәм эчтәлекле концерт программасы булды.
Тантанадан тулырак мәгълүмат белән „Балтач таңнары” гәзитенең алдагы санында танышырсыз.






Читайте нас: