Балтач районында яшәүчеләрне һәм кайткан кунакларны район оешуның 88 еллыгына багышланган бәйрәм чарасына чакыралар.
Бу зур чара 24 август көнне район мәдәният сараенда үтәчәк.
Бай тарихлы Туган Балтачыбызының үткәннәренә байкау ясалачак, бүгенге казанышлар барланачак һәм киләчәккә якты планнар билгеләнәчәк чарага зур кунаклар килүе көтелә.