Барлык яңалыклар
Район сулышы
17 август 2018, 12:11

Балтач районы Хакимиятенең информацион төркеме урыннарда гражданнарны кабул итте

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушевның боерыгына ярашлы, агымдагы елның 30нчы июленнән 16нчы августына кадәр вакыт аралыгында район Хакимиятенең информацион төркем әгъзалары авылларда яшәүче халыкны күчмә кабул итүләр оештырды.

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушевның боерыгына ярашлы, агымдагы елның 30нчы июленнән 16нчы августына кадәр вакыт аралыгында район Хакимиятенең информацион төркем әгъзалары авылларда яшәүче халыкны күчмә кабул итүләр оештырды.
Унике көн дәвамында ундүрт авыл җирлегенә караган авыллар халкы белән очрашты информацион төркем әгъзалары. Урындагы халык үзен борчыган проблеманы күтәрде, төрле сорауларга карата белгечләрдән киңәшләр алды.
Юлсызлык проблемасын хәл итү, сафтан чыккан суүткәргечләрне тергезү, газлаштыру, ташламалы категория гражданнарны льготалы дарулар белән тәэмин итү, халыкның мәшгульлегенә кагылышлы һәм, әлбәттә, пенсиягә чыгу яшен арттыруга бәйле сораулар актуаль. Аларга төркем составына кертелгән районның социаль учреждение җитәкчеләре җаваплар бирде.
Сорау-җавап формасында үткән чара ике як өчен дә файдага булды. Һәр күтәрелгән проблема, төркем әгъзалары тарафыннан исәпкә алынды һәм аларны хәл итү юллары билгеләнде. Район дәрәҗәсендә хәл итү кыенрак булганнары югары инстанцияләр ярдәме белән тормышка ашырылачак.
Очрашу барышында күтәрелгән мәсьәләләрнең акрынлап хәл ителүе районда традициягә кергән мондый чараларның авыллар язмышына уңай йогынты ясауга юнәлтелгәнлеген авыл кешесе конкрет мисаллар ярдәмендә аңлый һәм киләчәккә якты өмет белән карый.
Читайте нас: