Барлык яңалыклар
Район сулышы
17 август 2018, 00:23

Балтач районы флагы Ирәмәл түбәсендә җилфердәде

Иске Балтачта яшәүче бер төркем яшьләр шушы көннәрдә үз инициативалары белән Урал тавынның Ирәмәл түбәсенә күтәрелде.



Көньяк Уралның Ирәмәл түбәсәендә булу күпләрнең хыялы. Иске Балтачта яшәүче бер төркем яшьләр шушы көннәрдә үз инициативалары белән Уралның иң биек икенче ноктасына күтәрелгән.
Айнур Абдуллин, Булат Миндияров, Артур Сәләхетдинов, Динара Сәлимгәрәева, Ирина Бикбова, Гузәл Гыйльмиярова, Айрат Яхин, Диана Миндиярова, Илнур Газтдинов, Рөстәм Галләмшин, Лилия Закирова үз исәпләренә Белорет районы тарафларында берничә көнлек турпоходта булып кайттылар.
Алар төрле уку йортларында белем алалар. Исемләнгән кызлар-егетләрнең берничәсе моңа кадәр үк Ирәмәл түбәсен яулаган инде. Ул чакта туристлар түбәгә кыш айларында күтәрелгән. Ирәмәлнең җәйге матурлыгын күрүгә ирешүләрен дә максат итеп куйганнар. Бу юлы туристик төркемгә безнең районнан 11 кыз һәм егет берләшкән. Башка районнардан дусларын да иярткәннәр.
Яшьләр җәйнең берничә көнен Ирәмәл тавы итәгендә үзләре җәелдергән лагерьда үткәргән. Чатырлар корганнар. Төннәрен учак янында җыелышып җырлар җырлаганнар. Тау итәгеннән аккан елгада су коенганнар. Ә максатлары, әлбәттә, диңгез тигезлегеннән 1582 метр биеклеккә күтәрелү. Алар альпинистлар түгел. Ә ихтыяр көче нык. Ирәмәл түбәсенә барысы да күтәрелә алган. Яшьләр үзләре белән Балтач районы флагын да алып барганнар. Моннан берничә көн элек районыбыз флагы Көньяк Уралның иң биек икенче ноктасында җилфердәде.
Афәрин, турист кызлар-егетләр! Яшьләргә алдагы уй-ниятләрен тормышка ашыруда уңышлар телибез.
Читайте нас: