Барлык яңалыклар
Район сулышы
6 август 2018, 12:44

Түбән Карыш авыл җирлегендә яшәүчеләрне нинди мәсьәләләр борчый?

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев кул куйган боерыкны үтәү йөзеннән, район Хакимияте, авыл җирлекләрендә яшәгән халыкны күчмә кабул итүләр оештыра.

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев кул куйган боерыкны үтәү йөзеннән, район Хакимияте, авыл җирлекләрендә яшәгән халыкны күчмә кабул итүләр оештыра.
Информацион төркем Богдан, Югары Янактай, Көндәшле, Көнтүгеш авыл җирлекләренә караган авылларда халыкны кабул итте. Узган җомгада Түбән Карыш авыл җирлегенә караган авылларда үткән чараларда хәбәрчебез дә катнашты.
Югары Карыш авылында яшәүчеләр авыл мәдәният йорты бинасына җыелды. Район Хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов карышлыларны төркемнең составы, очрашуның максаты белән таныштырды.
Бу көнге төркемдә район Советы Секретаре Расих Акберов, район Хакимиятенең финанс идарәлеге начальнигы Альбирт Хәмитов, үзәк район больницасы баш табибы Арсен Гарипов, район мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Хәмәтов, мәгариф бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Ленар Нуртдинов, Пенсия Фонды идарәлеге начальнигы Кадим Сәетовлар бар иде.
Гражданнарны күчмә кабул итүнең максаты — урыннарда яшәгән халыкны борчыган мәсьәләләрне ачыклау һәм аларны хәл итүдә ярдәм күрсәтү, урында хәл итеп булмаган мәсьәләләрне югарырак инстанцияләр аша хәл итү юлларын табу. Сөйләшү сорау-җавап формасында үтте.
Югары Карыш авылында яшәүче халыкны бүген иң борчыган мәсьәлә — су белән тәэмин итү башнясының искерүе нәтиҗәсендә халыкны, шул исәптән, урта мәктәпне, су белән тәэмин итүдә өзеклекләргә юл куелуы. Күтәрелгән сорауга карата Альбирт Әлфит улы проблеманы Урындагы башлангычларны яклау программасы чикләрендә хәл итеп булачагы турында әйтте, районда охшаш мәсьәләне шул юл белән уңышлы башкарган авыл җирлекләрен үрнәк итеп китерде.
Кабул итү барышында күтәрелгән башка проблемалар, нигездә, урында хәл итеп була торган эшләр. Мисал өчен, авыл зираты рәшәткәсенең бер өлешен яңартырга рәшәткәлек таләп ителә, урта мәктәп бинасы алдындагы мәйданга вак таш түшәргә кирәк, авылны икегә бүлеп аккан Карыш елгасы аша күперне төзекләндерү, авыл эчендәге урамнарны кышкы айларда кардан ачу, җәен тигезләтеп тору һәм башкалар. Ә менә урта мәктәп водителе Рәис Йосыпов, көненә күп тапкырлар балаларны утыртып үткән Югары Карыш урта мәктәбе белән Түбән Карыш юлы чатына кадәр бер километр арадагы юлларның начар булуына борчылу белдерде. Бу мәсьәләне юл хуҗалыгы идарәлеге аша хәл итәргә вәгъдә итте информацион төркем әгъзалары.
Урта мәктәп директоры Рита Кәшфуллина Югары Карыш авылындагы врачлык амбулаториясе фельдшеры Гөлшат Такиуллинаның эшен югары бәһалады һәм бер медицина хезмәткәренә нагрузканың зур булуын белдереп, Югары Карыш авылына фельдшер штаты булдырып булмыймы, дигән сорау күтәрде.
Баш табиб Арсен Инел улы, төбәктә халык саны аз булу сәбәпле, моны эшләп булмавы турында әйтте, халык соравы буенча дәртләндерү түләүләре кулланып медицина ярдәме күрсәтүнең үзенчәлекле алымын куллану мөмкин булуын аңлатты.
Әлеге вакытта халыкны иң борчыган сорау пенсия яшен арттыруга бәйле. Пенсия яше арттырылачакмы? Бу сорауны югары карышлылар Кадим Нәгыйм улына юллады.
—Әлегә бу сорауга конкрет җавап юк. Пенсия яшен арттыру булачак. Әлегечә кала алмый. Ничә елдан булыр, нинди механизм кулланылыр, билгеле түгел,— дип җаваплады бу мәсьәләгә компетентлы идарәлек җитәкчесе.
Түбән Карыш авылында яшәүчеләр яңа трассаның кышын кардан ачылуы, асфальт юл чатына павильон кую, авылда даруханә ачу, эчкечелекнең чәчәк атуы, шәхси терлекләрнең иректә көтүләнүе, авыл мәдәният йортының алгы ягын рәшәткәләп алу өчен материаллар алу һәм башка мәсьәләләрне күтәрде.
Түбән карышлыларны иң борчуга салган пробема наркологта исәптә торган, авылда социаль хәвеф тудырган авыруны мәҗбүри дәвалауга җибәрүгә кагыла.
Баш табиб Арсен Гарипов, мондый очракта авыруны үзенең шәхси ризалыгы белән һәм суд карары буенча мәҗбүри дәвалап булганлыгын аңлатты.
Кизгәнбашлылар кабул итүдә аеруча активлык күрсәтте. Балалары Югары Карыш урта мәктәбендә белем алган ата-аналар балаларының интернатта кунып белем алуына ризасызлык белдерде, һәр көнне йөртеп укытуны оештыруны сорады. Ленар Нуртдинов, балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү йөзеннән укучылар өчен урта мәктәптә интернат эшләве, бу мәсьәләнең юлларның торышына да бәйле булуын аңлатты.
—Мәсьәлә өйрәнеләчәк. Кабул итү комиссиясе ел саен юлларның торышын тикшерә, быел да ул чара үткәреләчәк, хәвефсезлек паспортлары биреләчәк, — диде ул.
Икенче төркем инвалиды ташламалы категория гражданнарны дарулар белән тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләне күтәрде, катлаулы операция таләп ителгән авыру ярдәм күрсәтүне сорады.
Баш табиб Арсен Инел улы ике сорауга да анык җаваплар бирде. Ташламалы категория гражданнарны бушлай дарулар белән тәэмин итүдә килеп туган өзеклекләрнең агымдагы елда федераль бюджеттан акчаның җитәрлек күләмдә бүленмәвенә бәйле булуын, алдагы ел өчен исемлеккә кертелгән даруларны кайтарту эше сентябрь аенда тиешле процедураларны үтәчәген аңлатты.
Катлаулы операция таләп ителгән авыруның соравын баш табиб кичектергесез очрак, дип билгеләде һәм аны Уфа шәһәренә юллаячаклары турында әйтте. Медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткәндә аңлашылмаучанлыклар килеп туса шәхсән үзенә мөрәҗәгать итәргә чакырды.
Гражданнарны кабул итүдә катнашкан район Советы Секретаре Расих Акберов халыкка узган сайлауларда күрсәткән активлыгы өчен рәхмәт белдерде һәм алда торган сәяси чарада — Башкортстан Республикасының алтынчы чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтайга депутатлар сайлауда тавыш бирүдә лаеклы катнашырга чакырды.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.

Читайте нас: