Барлык яңалыклар
Район сулышы
27 июль 2018, 12:13

Әлфис Камалов туган авылы Тутагачка дусларын җыйды

Тутагач авылы халкына, анда кайткан кунакларга искиткеч ял сәгате оештырылды.

Тутагач авылы халкына, анда кайткан кунакларга искиткеч ял сәгате оештырылды.
„Әлфис Камалов дусларын җыя” дигән концерт программасын Тутагач авылында туып-үскән, әлеге көндә Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Әлфис Камалов оештырды. Аның якын дуслары, Уфа шәһәрендә яшәп иҗат иткән гаилә әгъзалары: Зилә Шәехова (җыр), Ринат Гыйззәтов (музакант), уллары Реналь Гыйззәтов җырлар башкарып, флейтада уйнап программны тулыландырды.
Ял кичәсе шул ягы белән дә үзенчәлекле булды: бу көнне авылда яшәгән үзешчән сәнгать осталары да профессиональ артистлар рәтеннән сәхнәдә чыгыш ясады. Флорида Халикованың, Ирек Фагаманов һәм Идрис Камаловның, Илфира Фагаманованың моңлы тавышы йөрәкләргә үтеп керде. Мәктәп укучылары Мөнир Фагаманов һәм Айнур Садртдинов, Зарина Садртдинова башкаруындагы дәртле биюләр җылы кабул ителде. Екатеринбург шәһәрендә гомер итүче авылдашларыбыз Мәндүзә һәм Рәиф Сафиевлар да читтә калмады.
Концерт программасын шигъри юлларга үреп Мәндүзә Сафиева һәм Илфира Фагаманова алып барды. Музыкаль яктан чыгышларны Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наил Галләмов бизәде.
Гөлсем Хәйдаршина, Әлфис Камаловның сыйныфташлары, авылдашлары Айрат Хафизов, Алик Гайниәхмәтов чараны оештыруга матди ярдәм күрсәттеләр.
Моннан ике ел элек тә шундый ук концерт оештырып авылдашларына ял сәгате бүләк иткән иде авылның булдыклы ир узаманнары һәм ханымнары.
Авыл халкы, кайткан һәм килгән кунаклар, мәшәкатьләрен онытып, күңелләре булганчы ял итте. Күпләр туганнары, танышлары, дуслары белән күрешеп аралашты.
Шәхсән миңа, шәһәрдән кайткан туган тел белгече буларак, балаларның концерт барышында зур әти, зур әниләре белән янәшә утырып ихлас алкышлавы бик ошады. Халкыбыз моңнары аша туган телгә сөю тәрбияләү чарасы да булды бу көнге концерт.
Айгөл САДРИЕВА.
Рәсемдә: Концерттан соң. Физания ӘХМӘДЫШИНА фотосы.
Читайте нас: