Район сулышы
25 Июля 2018, 06:46

Уразай авылында суүткәргеч ремонтлана

Уразай авылына суүткәргеч СССР чорында үткәрелгән. Авылның һәр урамына казып тимер торбалар салынган, күпләрнең су өйләренә кертелгән. Урамнарда элекке кебек колонкалар утырмый.

Уразай авылына суүткәргеч СССР чорында үткәрелгән. Авылның һәр урамына казып тимер торбалар салынган, күпләрнең су өйләренә кертелгән. Урамнарда элекке кебек колонкалар утырмый.
Вакыт узу белән тимер торбалар тутыгып тишелеп кыенлыклар китереп чыгара башлаган. Су белән тәэмин итү башнясын хезмәтләндерүче оператор Ансар Нигъмәтҗанов белдерүенчә, кышкы айларда да аварияләр килеп чыгып торбаларны казып ремонтларга туры килгән.
Моннан якынча 7 ел элек бер урамдагы суүткәргечләрне (300 метр араны) казып тимер торбалар урынына пластмасс торбалар урнаштырганнар. Ул төбәктә хәзер су белән тәэмин итүдә проблема килеп туганы юк, ди Ансар Масһар улы.
Күптән түгел Мәктәп урамындагы өч ноктада торба тишелеп су агып басымны киметкән. Нәтиҗәдә югары очта яшәүче уразайлылар сусыз калган. Утыз градуслы эсседә йортта сусыз калуның ни дәрәҗәдә кыен хәл икәнен үз башына төшкән кеше аңлый. Халык кулланган су өчен түләгән акчаны ремонтка тотынырга дигән карарга килгәннәр. Иске Балтач авылыннан шәхси ЮМЗ 6К тракторы белән ярдәмгә килгән Айрат Нәфыйков өзеклек туган урыннарны казып чыккан. Эретеп ябыштыручы Вадим Шайбәков торбаларның сафтан чыккан їлешен яңарткан.
—Киләчәктә барлык суүткәргечләрне дә пластмасс торбаларга алыштыру уе белән яшибез. Халык кулланган су өчен акчасын түли, суның никадәр кирәкле, кадерле чыганак икәнен аңлый, — ди Ансар Нигъмәтҗанов.
Читайте нас