Барлык яңалыклар
Район сулышы
25 июль 2018, 17:59

Балтачта никахларны теркәү җыр-бию, уен-көлке белән озатыла

20нче июль көнне район мәдәният сараенда нәкъ шундый күркәм туй үтте.

20нче июль көнне район мәдәният сараенда нәкъ шундый күркәм туй үтте.
Районның үрнәкле гаиләләре – Ләйсән һәм Вәсил Шәрифҗановлар, Гөлназ һәм Финат Саргалиевларның нәсел җепләрен дәвам итүче Илнур һәм Гөлшат законлы никахка керделәр. Алар икесе дә бер үк һөнәр иясе. Илнур узган елның ноябрь аеннан алып үзәк район дәваханәсендә стоматолог булып эшли, ә Гөлшат яңа гына Башкорт дәүләт медицина университетының стоматология факультетын уңышлы тәмамлап, диплом алган. Яшьләр никахларын законлы теркәү чарасын фольклор төркем озатуында йолалар белән үткәрүне сорадылар.
Җырлы-биюле, уен һәм йолалы туй кунакларның күңеленә һуш килде. Фольклор төркем яшьләрне махсус төзелгән сценарий буенча, милли гореф-гадәтләребез белән каршы алды. ЗАГС бүлеге начальнигы Ирина Субушева яшьләрнең никахын законлы теркәп, кулларына таныклык тапшырганнан соң район мәдәният сарае артистлары тәүге гаилә вальсын игълан итте. Рәхмәт сүзләрен әйтеп әти-әниләргә баш ию, символик гаилә учагын кабызу, яшь килен һәм кияү сынауларын үтү, кунакларның котлау-теләкләре... Бу йолалар дәртле җырлар белән аралаштырылып, уен-көлкеле итеп алып барылды. Яшьләргә һәм кунакларга фото төшү фоны өчен нәфис чәчәкле арка эшләнеп куелды.
Август – туйлар ае. Гаилә коручы яшьләрне парлы гомер юлларын дәртле көйләр, матур йола белән башларга чакырабыз! Рәхим итегез! Туегыз онытылмаслык булсын!
Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.
Читайте нас: