Балтач таңнары
+19 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Район сулышы
23 Июля 2018, 12:48
Кизгәнбаш авылында узган “Саумысыз, якташлдар!” бәйрәме меңләгән кунакны олы мәйданга җыйды
Традициягә әверелеп барган “Саумысыз, якташлар!” бәйрәме Кизгәнбаш авылында быел 21 июль көнендә үтте. Күл өстенә урнаштырылган сәхнә тирәли меңләгән якташларыбыз — райондашлар һәм кайткан кунаклар җыелып күңел ачты.
Традициягә әверелеп барган “Саумысыз, якташлар!” бәйрәме Кизгәнбаш авылында быел 21 июль көнендә үтте.
Күл өстенә урнаштырылган сәхнә тирәли меңләгән якташларыбыз — райондашлар һәм кайткан кунаклар җыелып күңел ачты. Бәйрәмгә килүчеләрне Түбән Карыш авыл җирлеге башлыгы Әнәс Шәяхмәтов район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, БР Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты, “Газпром Трансгаз Уфа” җәмгыяте генераль директоры Шамил Шәрипов, БР Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык буенча комитет рәисе Рәшит Хәйруллин, БР Башлыгы Хакимиятенең дәүләт хокук идарәлеге начальнигы, БР Башлыгының БР Дәүләт Җыелышы — Корылтайда тулы хокуклы вәкиле Альбина Воробьёва, БР Фәннәр академиясе президенты Әлфис Гаязов,БР Хөкүмәте аппаратының төзелеш һәм транспорт буенча төп консультанты Айдар Гәрәев, бәйрәмнең иганәчесе, “Иждрил” компанияләре учредителе Фларид Фәйрушин, һәм башка кунаклар сәламләде.
Кизгәнбаш авылына нигез салынуга 240 ел тулса, тирә-якта яшәүчеләрнең тормышын үзгәрткән Кизгәнбаш восстаниесенә 100 ел булды. Агымдагы елдан Түбән Карыш авыл советы карары белән “Авыл җирлегенең почетлы гражданины” дигән мактаулы исем бирелә башлады. Бу исем җирлектәге авыллар тормышын үстерүгә ярдәм күрсәткән актив кешеләргә бирелә. Тәүге җиде кеше бәйрәм тантанасында мактаулы шушы исемгә лаек буллды. Әнәс Гасыйм улы кулыннан таныклыклыклар алучылар арасында Хәлимулла Хаҗиев, Ринат Галимов, Рәиф Әмиров, Равил Гәрәев, Илдар Әрмәншин, Рәфгать Әвхәтов Фирзәнә Әсләмова бар.
Яңа гаилә корган яшьләрне сәламләү дә бәйрәмнең күркәм традицияләренең берсе. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев 20 июльдә законлы никахка кергән пар — Диана һәм Илгиз Закировларга ихлас теләкләрен юллады.
Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.
Кизгәнбаш авылында узган "Саумысыз, якташлар!" бәйрәме турында тулырак язма белән "Балтач таңнары" гәзитенең сишәмбе санында таныша аласыз.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"