Район сулышы
19 Июля 2018, 07:01

Шәвъяды авылындагы „Казыйхан чишмәсе” яңа сулыш алды

Быелгы июль ае Шәвъяды авылы халкы өчен шатлыклы мизгел белән баетылды. Бер көнне бик борынгы чишмә — „Казыйхан чишмәсе”н ачу бәйрәме үтте.

Быелгы июль ае Шәвъяды авылы халкы өчен шатлыклы мизгел белән баетылды. Бер көнне бик борынгы чишмә — „Казыйхан чишмәсе”н ачу бәйрәме үтте.
Күп еллар элек бу чишмәгә авыл киленнәре чәй суына йөргән. Тик, ни аяныч, авыл көтүе якында көтүләнгәнлектән, бигрәк тә кешеләрнең хәстәрлеге, игътибары җитмәгәнлектән, вакытында төзекләндермәү сәбәпле, чишмә биек кура, агачлык арасында калды. Өч дистә елга якын вакыт үтте, чишмә „онытылды”.
Ләкин, бу хәлгә битараф калмаган кеше — авылдашыбыз Кадим Хаҗипов, себер якларында эшләп лаеклы ялга чыккач, тугын авылына кайтып, җиң сызганып шушы чишмәне төзекләндерә башлады. Бу чишмә аңа аеруча кадерле. Чишмәне аның зур әтисе — Казыйхан карт ачкан, исән чагында тәрбияләп тоткан. Шуның өчен дә Кадим ниятен тормышка ашырырга бик тырышты. Бу эштә үзенә күп көч салырга туры килде.
Бүген чишмәбез яңа сулыш алды. Кыйблага карап яр читеннән челтерәп агып ята. Тирә-ягын киртәләп алып, каршы як ярга чыгарга басма һәм асылмалы күпер куеп, тирәләрен агач, чүп-чардан тазартып, баскыч җайланмалары белән тутыландырды. Өстәл, эскәмияләр дә куйды.
Хәзер инде чишмә буйлары ялт итеп тора.
Авыл халкына көндезге эшләрдән соң ару-талуларын онытып ял итәргә була. Чишмә суын алып, тирә-юньдәге табигатькә хозурланып, кошлар сайравын тыңлап, иркенләп, тәмле, саф чишмә суын тәмләп изге теләкләр теләп утырырга урын бар. Кирәк икән, гаилә белән төшеп, карлыган яфраклары, шифалы үләннәр салып чәй эчеп кайтырга да була.
Авыл халкы бик сөенеп кабул итте бу бүләкне.
Авылдашыбыз Кадимгә изге эше өчен барлык шәвъядыдылар рәхмәтле. Сәламәтлек, изге эшендә уңышлар юлдаш булсын.
Чишмәбезне гомерле итеп күрәсе килә. Суы беркайчан да саекмасын. Сулары барыбыз өчен дә шифалы булсын.
Галия ХАҖИПОВА, авыл хәбәрчесе.

Читайте нас