Барлык яңалыклар
Район сулышы
18 июль 2018, 16:31

Балтачларны зур чараларда көтәләр

Район Хакимиятенең информация-аналитика бүлегеннән хәбәр итүләренчә, алдагы көннәрдә балтачлыларны һәм кайткан кунакларны зур чаралар көтә.

Район Хакимиятенең информация-аналитика бүлегеннән хәбәр итүләренчә, алдагы көннәрдә балтачлыларны һәм кайткан кунакларны зур чаралар көтә.
20 июль көнне, 15.00 сәгатьтә, Начар авылында авыл клубы бинасы ачылачак.
Шул ук көнне 16.00 сәгатьтә, Кизгәнбаш авылында Бөек Ватиан сугышы елларында башларын салган авылдашлар истәлегенә һәйкәл ачу планлаштырылган.
21 июльдә, 14.00 сәгатьтә, сезне Кизгәнбашта «Саумысыз, якташлар» бәйрәмендә көтәләр.
Бәйрәмдә Башкортстанда һәм Татарстанда танылган эстрада йолдызлары катаншачак.
Читайте нас