Балтач таңнары
+16 °С
Дождь
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Район сулышы
16 Июля 2018, 08:08
Тутагач авылы халкы көндәлек кирәк – ярак товарны читтән эзләми
Авыл җирендә сәүдә эшчәнлеге алып бару бүген җиңел түгел.
Авыл җирендә сәүдә эшчәнлеге алып бару бүген җиңел түгел.
„Радуга” кулланычылар җәмгыятенең Тутагач авылындагы көндәлек кирәк-ярак товарлар магазины сатучысы Гөлүзә Әхкамова конкурентлык шартларында да җиткерелгән планнарын үтәп килә.
Унҗиде ел Гөлүзә Дәүләтҗан кызы авылда сатучы булып эшли.
—Кайтарылган товар киштәләрдә озак ятмый, тиз арада сатып алучысын таба. Халыкның соравын алдан өйрәнеп товар заказ бирү ягындамын. Тырышлыгымны күреп җитәкчелек быел бинага ремонт эшен дә җәелдерде. Узган гасырның 70нче елларында төзелгән кирпеч бина искергән иде. Түшәм, идән, стеналар алыштырылды. Җитәкчелеккә рәхмәтлемен, — ди сатучы.
Зур булмаган авылда шәхси кибет тә эшли. Конкурентлык шартларында сынатмый, эшен нәтиҗәле оештыра Гөлүзә ханым. Ай саен 190-230 мең сумлык товар сата. Начар күрсәткеч түгел бу, ди радугалылар. Җәйге айларда авылга кунаклар кайтып җыелганда аеруча җанлылык күзәтелә.
—Кояшлы матур көннәрдә биш яшьлек сабыйлар туңдырма, чипсы, татлы кәнфит сорап килә. Үзен йөртә алган сиксән яшьлек өлкәннәр дә кирәк-ярак эзләп магазинга юллана. Барысына да шатбыз. Булган товарны тәкъдим итәбез, сораганны заказ биреп кайтартабыз, — дип безне көндәлек эш-мәшәкатьләре белән таныштырды уңган сатучы.
Атнага ике тапкыр икмәк-булка эшләнмәләре китерелә авылга. Балтачта җитештерелгән үз продукциягә халыкта аеруча сорау зур икән. Төрле эчлектәге пирожки, пироглар, шәңгә, Балтач пилмәне шундук сатылып бетә, ди.
Кибеттә азык-төлектән тыш, сәнәгать, хуҗалык товарлары да бар. Елның төрле фасылында халыкта нинди төр товарга сорау зур булганын төшенгән хезмәт ветераны Гөлүзә Дәүләтҗан кызы яраткан эшен күңел җылысын салып башкара.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"