Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан районда „Гаиләм җылысы” дигән кичә үтте.
Район Хакимиятенең ЗАГС бүлеге, хатын-кызлар оешмасы, мәдәният сарае хезмәткәрләре оештырган һәм үткәргән чарага районыбызның абруйлы, хөрмәтле, үрнәкле гаиләләре чакырылды. Аларның гаилә стажлары дистә еллар белән исәпләнә.
Төрле елларда „Мәхәббәт һәм тугрылык” медале белән бүләкләнгән гаиләләр — Иске Балтачтан Рәинә һәм Әхнәф Мазһаровлар, Римма Ильясова һәм Гафурҗан Фәтхуллиннар, Түбән Сикияздан Роза һәм Зәки Мифтаховлар, Көндәшледән Мәгъдия һәм Хәниф Хиҗәповлар, быел шушы олы бүләккә лаек булган Көнтүгеш авылыннан Любина һәм Ким Галиннарны районда танып, ишетеп белмәгән кеше сирәктер.
Күптән түгел генә Балтач җирендә үткән республика „Шәҗәрә” бәйрәме чикләрендә төрле милләт гаиләләре исеменнән район данын яклаган Пукроковлар, Җиһангировлар, Фатхуллиннар, Гран-при яулаган Хәйдәршиннар гаиләләре дә, „Уңган килен” бәйгесендә икенче урын яулаган Айгөл Габдрахманова һәм тормыш иптәше Денис та чакырылган иде чарага.
Район Хакимиятенең информатика-аналитика бүлеге начальнигы Фиолида Глимҗанова, ЗАГС бүлеге начальнигы Ирина Субушева, төньяк районара „Гаилә” үзәгенең Балтач районындагы бүлекчәсе начальнигы Эльмира Гарифуллина, хезмәт ветераны Фларида Субушева кунакларны котлап чыгыш ясады, үзешчән сәнгать осталары алар адресына музыкаль сәламнәр юллады.
Районның җәмәгать тормышында кайнап яшәгән, эштә дә, гаиләләрендә дә матур өлге булган урта буын һәм яшь буын гаиләләр бар районыбызда. Тучыбай авылыннан Эльмира һәм Җәлил Гафуровлар, Иске Балтачтан Ләйсән һәм Алмаз Хиҗәпаовлар, Ильзида һәм Ильдус Әхмәдиевлар — нәкъ шундыйлардан.
Тормыш юлын үтү җиңел түгел. Анда абынмас, тайпылмас һәм югалып калмас өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?
Чарада катнашкан олы буын вәкилләре бу сорауга:
—Сабырлык һәм түземлек кирәк, — дип җаваплады. Үз тәҗрибәләреннән чыгып әйткән җавапны алар башларыннан үткән мисаллар белән дәлилләде.
Каенана белән яшь киленнең бер куыш астында килешеп яшәп китүнең дә үз серләре бар. Яшь, булдыклы Балтач килене Айсылу Җиһангирова аны яхшы үзләштергән.
—Мин гаилә корып бергә яши башлаган беренче көнемнән каенанама „әни” дип дәштем. Иреңне яратасың, хөрмәт итәсең икән, аның әнисен иреңнән дә артыграк хөрмәт итәргә кирәк. Шул чагында барысы да яхшы була, —ди ул.
Яши, яши аңлаган, төшенгән серләре, табышмаклары күп тормышның.
—Кешедәге тышкы матурлыкка гына карап алданырга кирәкми. Эчке матурлык күпкә өстен, — ди Көнтүгеш авылыннан килгән Ким Галин.
Кунаклар чараны үзләре әзерләп алып килгән музыкаль номерлар белән баетты.