Балтач таңнары
+16 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Район сулышы
12 Июля 2018, 13:22
Иске Балтачта балалар мәйданчыгы булдырылды
1997 елдан башлап челтәрен җәелдергән „Фармленд” аптекасының район үзәге Иске Балтач авылында ике аптекасы эшли. Совет һәм Комсомол урамнары кисешкән чатлыктагы бинада урнашкан аптека каршында булдырылган балалар мәйданчыгы бүген файдалануга тапшырылды.
1997 елдан башлап челтәрен җәелдергән „Фармленд” аптекасының район үзәге Иске Балтач авылында ике аптекасы эшли. Совет һәм Комсомол урамнары кисешкән чатлыктагы бинада урнашкан аптека каршында булдырылган балалар мәйданчыгы бүген файдалануга тапшырылды.
Иске Балтач ааылындагы аптека директоры Рәвия Исламова белдерүенчә, „Балалар мәйданчыгы” дигән социаль проект республикада уңышлы тормышка ашырыла. Уфа шәһәрендә, Кандра, Югары Тәтешле, Мишкә, Малояз, Зилаир, Акъяр кебек үзәкләрдә шундый мәйданчыклар булдырылып халыкта зур файдалану тапкан. Стандарт мәйданчык таләпләргә тулысынча җавап бирә. Анда спорт уен инвентаре урын алган. Мәйданга ком түшәлгән. Балалар уйнаганын күзәтер өчен өлкәннәргә янәшәдә уңайлы эскәмияләр урын алган. Коляскалар куярга да урын булдырылган.
Ал тасманы район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев һәм Иске Балтач авыл җирлеге башлыгы Эльмар Галимҗанов кисте.
Җитәкчеләр мәйданчыктагы уңайлыклар белән танышты һәм район җирлегендә мондый мәйданчыклар челтәрен киңәйтергә кирәклеген билгеләде. Ә мәйданчык ачылуын зур түземсезлек белән көткән нәниләр шау-шу килеп онытылып уенга күмелде. Тәрбиячеләре озатуында килгән „Буратино” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар да бу көнге истәлекле вакыйганың шаһиты булды.
Әниләре, зур әниләре белән килгән бәбиләр һәм оныклар да мәйданчыкта ямь табып, уенга бирелде...
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"