Бай тарихлы, эшчән, уңган, җыр-моң сөйгән халкы белән билгеле Көнтүгеш авылында 7 июль көне тарихи вакыйгаларга бай булды.
Бу көнне авылда „Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмен үткәрү планлаштырылган иде. Алдан авыл халкы, читтә яшәүчеләр өмәләргә чыгып һәм кайтып җыелып төзекләндерү эшен җәелдерде.
Авылда Аллаһ йорты моңа кадәр яраклаштырылган элекке авыл советы бинасында эшләп килде. Бертуган абыйлы-энеле Ким һәм Фигать Галиннар мәчеткә манара, ярымай эшләүне үз өсләренә алып бәйрәм көненә аны ювелир осталыгында эшләп өлгерттеләр.
Көнтүгеш авылын, аның халкын зурлап, хөрмәтләп легендар шәхес, Башкортстанның, Татарстанның, Русиянең Халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фидан Гафаров, район Хакимимяте башлыгы, Көнтүгеш авылында туган ир-егет Илгиз Субушев килде. Зур кунакларны авыл мәдәният йорты карышындагы „Әманәт” фольклор төркеме җыр-моң, милли ризык белән каршы алды. Аннары кунаклар Бөек Ватан сугышы елларында батырларча башларын салган авылдашлар истәлегенә куелган обелискка венок салдылар һәм мәчеткә юлландылар.
Район үзәгеннән китерелгән куәтле махсус техника ярдәмендә манара урнаштырылды. Авылның иман юлыннан атлаган ир-атлары тәкбир әйттеләр. Ә ярамайны алтын куллы Ким Галин үзе урнаштырды. Мәчеттә мәчет намазы укылды.
1972-1980нче елларда Көнтүгеш авылында үзәге булган, алты авылны берләштергән „Большевик” колхозына җитәкчелек иткән, хуҗалыкны районда гына түгел, республикада алдынгылар рәтенә чыгарган Әхвәз Хәмәтдин улы Субушевның улы, бүгенге көндә районга җитәкчелек иткән Илгиз субушев — авылдашларының горурлыгы.
— Саумысыз, кадерле авылдашлар, кунаклар, райондашлар! Моннан утыз тугыз ел элек авыл Сабантуенда шушы тау башында 5 яшьлек малай, мин йөгереп үткән идем. Бүген улым Азамат шатланып шушы яланда уйный. Буыннар алышына. Тормыш дәвам итә. Бәйрәмгә әзерлек көннәрендә авылны төзекләндерүдә катнашкан барлык авылдашларга зур рәхмәт белдерәм. Алдагы елларда авылга асфальт юл эшләнер, табигый газ ягулыгы килеп җитәр. Җирләребезне эшкәртергә инвестор да табарбыз. Бергә яшик, бердәм булыйк! — дип сәламләде Илгиз Әхвәз улы бәйрәмгә җыелган бар халыкны һәм шушы авылда туып-үскән, әлеге көндә Иске Балтач авылында яшәгән Заһидә Васимовага 90 яше тулу уңаеннан бүләк тапшырды.
(Бәйрәм турында тулырак мәгълүмат белән „Балтач таңнары” гәзите битләреннән танышырсыз).