Балтач таңнары
0 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Район сулышы
7 Июля 2018, 16:37
Көнтүгешлеләрне “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмендә Фидан Гафаров сәламләде
Көнтүгештә бүген узган “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме кунаклары авылдагы истәлекле вакыйга шаһиты да булдылар.
Көнтүгештә бүген узган “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме көнтүгешлеләр һәм кунаклар күңелендә онытылмас хатирәләр саклар, мөгаен. Бердән, Көнтүгештә күпләр тарихи вакыйга шаһиты булды. Авыл мәчетенә манара урнаштырдылар
.
Көнтүгештә, атап төзелгән булмаса да, мәчет бар иде. Ә авылда манаралы мәчет булдыру максаты белән көнтүгешлеләр күптәннән янып килделәр. Бәйрәмгә әзерлек барган көннәрдә мәчетнең түбәсен яңарттылар. Иман йортына манара утырту турында карарга да нәкъ шул көннәрдә килгәннәр иде.
Мәчетне төзекләндреүгә бүген чит тарафларда яшәүче Әлфрит Локманов зур күләмдә матди ярдәм күрсәтте. Ә манара корылмасын калыплаштыруны бертуган Ким һәм Фигать Галиннар үз иңнәренә алдылар. Тимергә “җан кертү” сәләтенә ия булган осталар һәм аларга ярдәмләшүчеләр тырышлыгы белән манара егерме көн эчендә әзерлек сызыгына җиткерелде. Ә аны урнаштыру мизгеленнәнән көнтүгешле беркем дә читтә калмады. Район үзәге предприятиеләреннән ярдәмгә күтәргеч махсус техника чакырттылар. Хәзер инде читтән килгән беркем дә авыл урамыннан үткәндә: “Көнтүгешнең мәчете дә юктыр шул,”—дип гаҗәпләнеп карамас, мөгаен. Чөнки аның манарасы ерактан ук күренеп тора.
Ә иң мөһиме мәчеткә манара урнаштыру тантанасы дәрәҗәле кунаклар катнашлыгында үтте. Башкортстаннның һәм Татарстанның Халык артисты, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фидан Гафаров, шулай ук көнтүгешлеләрнең авылдашы, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев иман йортының авыл халкына күп еллар хезмәт итәчәгенә ышаныч белдереп, ихлас теләкләрен җиткерделәр.
Дәрәҗәле кунаклар Бөек Ватан сугышында һәлак булган көнтүгешлеләр истәлегенә куелган обелискка венок салу тантанасында да катнаштылар.
Бәйрәмнең төп өлеше авылның көнчыгыш төбәгендә урнашкан “Сабантуй тавы”нда үтте.
Район мәдәният сарае, авылның үзешчән сәнгать бәйрәм хуҗаларына үзенчәлекле концерт программасы тәкъдим итте. Ә Фидан Гафаровның тере тавыш белән җырлаганын көнтүгешлеләр тын калып тыңлады.
Бәйрәм барышында теләүчеләр спорт ярышларында көч, җитезлекләрен сынадылар.
—Их, тагын бер тапкыр шушы урман аланына килеп, каеннар шаулаганын тыңлыйсы иде,—диде Фидан Гафаров, бәйрәм гөр килеп торган мәйдан белән саубуллашканда.
(Бәйрәмнең тулырак фоторепортажын киләсе атна башында сайтыбызда урнаштырырбыз).
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"