Балтач таңнары
0 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Район сулышы
6 Июля 2018, 18:00
Көнтүгешлеләрне “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмендә көтәләр
Иртәгә Көнтүгеш авылында “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме үтәчәк.
Иртәгә Көнтүгеш авылында “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме үтәчәк.
Бәйрәм искә алу тантаналарыннан башлана. Иртәнге 10:00 сәгатьтә бәйрәм хуҗалары Бөек Ватан сугышында һәлак булган көнтүгешлеләр истәлегенә куелган обелискка венок салачак. Аннары яуда һәлак булучыларны искә алу авыл мәчетендә дәвам итә. Шулай ук авылның элекке зиратында, Көнтүгешкә нигез салучылар рухына багышлап дога кылыначак.
Бәйрәмнең төп өлеше “Сабантуй тавы”нда үтә. Милли бәйрәмебез — Сабантуйны хәтерләткән тантанага авылда яшәүчеләр генә түгел, Көнтүгештә туып үсеп, бүгенге көндә чит якларда яшәүчеләр дә кайтыр, дип көтәләр. Бәйрәм программасында авыл тарихына байкау ясау, гаиләләр бәйгесе, спорт ярышлары планлаштырылган.
Бәйрәмгә алдан ук мөмкин кадәр әзерлек алып барылды. Авыл халкы кунакларны якты йөз һәм матур тирә-як белән каршы алу өчен, көченнән килгән кадәр, барын да эшләргә тырышты.
Кайтыгыз, килегез! Көнтүгешне үз иткәннәрнең барысын да бәйрәмдә көтәләр.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"