Район сулышы
4 Июля 2018, 12:45

Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжын тәмамлаучылар кулларына диплом алдылар

Бүген Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында чыгарылыш кичәсе үтте.

—Районның аграр сәнәгать комплексы квалификацияле эшче кадрларга район кытлык кичерми. Чөнки җир эшкәртү һөнәре ияләрен һәм башка белгечлекләр буенча кадрлар әзерләүче уку йорты үзебездә бар. осталарын әзерләүче һөнәри мәктәп безнең үзебездә бар. Бүген урта-һөнәри белемгә ия булучылар тормышта югалып калмаслар дип ышанам,— диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Башкорт төньяк-кнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында үткән чыгарылыш кичәсендә ясаган чыгышында, яңа гына „табадан төшкән” белгечләргә алдагы тормышларында уңышлар теләп.
Район җитәкчесе билгеләвенчә, колледжны тәмамлаучыларның кайберләре укуын югары уку йортларында дәвам итәргә теләр. Бүгеннән эшкә урнашы теләге белән янып торучылар да юк түгел. Кайберләре инде Ватан сагына басарга өлгерән.
—Кайда гына булсагыз да, сез Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы чыгарылышы белгечләре булуыгыз белән горурлана аласыз. Үзегезне әзерлекле белгечләр итеп үстерүгә тырышлык салган укытучыларыгызга, ата-аналарыгызга кадер-хөрмәт күрсәтегез,— диде Илгиз Субушев, уку йортына карата булган горурлык хисләрен белдереп. Быел Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжын тәмамлаган 84 кыз һәм егет кулларына урта һөнәри белем алу турында диплом алды. Аалар арасында тракторчы-машинистлар, автомеханиклар, эретеп ябыштыручылар, пешекче-кондитерлар. Руслан Фәизов, Рөстәм Суфиянов, Данил Шәйхлисламовлар уку йортын бик яхшы билгеләргә тәмамладылар. Һөнәргә өйрәтү мастеры Илдар Миңнеәхмәтовка, чыгарылыш студентлары Данил Шәйхлисламовка һәм Альмир Исламовка язгы чәчү көннәрендә нәтиҗәле эшләгәннәре өчен Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы рәхмт хатлары тапшырылды. „Радуга” кулланучылар җәмгыяте директоры Гөлнара Рәҗәпова да чыгарылыш кичәсенә буш кул белән килмәгән.
—Бүген „Радуга” кулланучылар җәмгыятендә йөздән артык белгеч хезмәт сала. Боларның 16сы Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжының элекке укучылары. Уку йорты белән безнең предприятие элек-электән тыгыз бәйләнештә тора. Төрле чаралар оештырганда пешекче-кондитер төркемендә укучылар безгә ярдәмгә килә. Безнең предприятиедә алар практик күнегүләр үтәләр,—.диде ул мөстәкыйль тормыш юлына аяк басарга торган кызлар-егетләргә уңышлар теләп һәм практик күнегүләр үткәндә яхшы әзерлек күрсәткәне өчен Ирина Акушевага, уку йорты директоры Ришат Хәмәтовка квалификацияле белгечләр әзерләгәне өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.
- Яшьләргә ерактагы уку йортларына юлланасы юк. Кирәкле һөнәрләрне үзебездә үзләштерергә мөмкин. Колледжда алган белемнәрегезне дөрес файдаланыгыз. Дипломнарыгыз куаныч китерсен, - диде Ришат Хәмәтов тантанада укучыларның, ата-аналарның сөенечен уртаклашып һәм. бүген кулларына диплом алган кызлар-егетләрнең алдагы тормышлары баръяклап та тулы булуын теләп, притча сөйләп ишеттерде.
Чыгарылыш кичәсе - моңсу да, шатлыклы да бәйрәм. Балаларын һөнәрле иткән укытучыларга, һөнәргә өйрәтү мастерларына әти-әниләрнең дә рәхмәте зур. Эльвира Шәйхлисламова ата-аналар исеменнән чыгыш ясап, коллективка эчкерсез рәхмәт сүзләрен җиткерде, һөнәргә ия булган кызлар-егетләргә уңышлар теләде.
Чыгарылыш төркемнәре студентларына райондашыбыз, "Башпромгидрострой" җәмгыяте генераль директоры Михаил Федосов та изге теләкләрен җиткерде, үзе җитәкләгән оешмага тракторчы-машинист белгечлегенә ия булучыларны эшкә кабул итәргә әзер булуын белдерде.
Кызлар-егетләр укытучыларга, һөнәргә өйрәтү мастерларына, ата-аналарына рәхмәт хисләрен музыкаль бүләкләр аша җиткерделәр.









Читайте нас