Балтач таңнары
+20 °С
Дождь
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Район сулышы
3 Июля 2018, 13:38
Асавкадан Аскын районы чигенә кадәр юл торышы яхшыртылды
Асавкадан Аскын районы чигенә кадәр юл торышы яхшыртылды.
Район юл төзү һәм ремонтлау идарәсе эшчеләре юллар торышын яхшырту фронтында планда каралган эшләргә яз айларында ук тотынган иде. Дистәләрчә километр арада асфальтланган юллардагы чокырларны тигезләделәр.
Әле идарә эшчеләре Асавка авылына барган юлның торышын яхшырту эшләре белән шөгыльләнә.
Халык телендә „Тушкыр тавы” дип йөртелгән урыннан башлап Аскын районы чигенә кадәр, алты километр озынлыкта юлның өслеге егерме көн эчендә тыгызлап тигезләнде. Юл төзелеше һәм ремонты мастеры Артур Әбелкәримов бригадасы эшчеләре объектта бу көннәрдә соңгы эшләрне башкара. Комташ җәеп юлның өстен тигезлиләр. Грейдер машинисты Рәфит Вәлиев, каток операторы Эльвир Суфияров, водитель Фәргат Ибраһимов, Булат Әхметшин тырышлыгы белән башкарыла бу эшләр.
—Көтелмәгән явым-төшемнәр генә тоткарлык тудырмаса, бу атнада бу объектта эшне төгәлләячәкбез,—ди юл мастеры Артур Әбелкәримов, эшнең төгәлләнүгә табан баруын белдереп.
Асавка—Михайловка авылларын тоташтырган бу юл районара әһәмиятендәге юллар исәбендә. Күпләр бу юлның торышы яхшы булуын тели. Чөнки „Танып” шифаханәсенә аннан юл турырак.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"