Атлар чабышын Сабан туенда күпләр яратып тамаша кыла.
Былтыр, һава шартларына бәйле, балтачлылар Сабантуйда атлар чабышын күзәтә алмаган иде. Быел бәйге турында игълан итү белән, бәйрәмгә килүчеләр арена тирәсен сырып алдылар.
Ат чабышы авылларда елкычылык ни дәрәҗәдә булуын ачык күрсәтә. Күп авылларда җигүле атлар да хәзер сирәк очрый. Хәер сүз куертып торасы да юк, Сабан туена быел авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән җиде чаптар алып килделәр. Сүз, әлбәттә, рәт атлары турында бара. Ә болай быелгы Сабантуйда ат чабышында унсигез чаптар катнашты. Соңгы елларда бәйрәм бәйгесендә саф токымлы атлар да ярыша. Аларны, әлббәттә, рәт атларыннан аерым төркемдә мәйданга чыгаралар. Атларның төрлесе бар. Арада әле яңа гына өйрәтелгәннәрен дә, сигез яшьлекләрен дә күрергә мөмкин. Ә чаптарның ярсып торган вакыты 3-4 яшьлек чагына туры килә икән.
—Чаптарларны файдалану вакыты чикләнгән. Кавалериядә атлар 6 ел дәвамында “хезмәт итә”. Ә ипподромнарда чаптарларны биш ел дәвамында файдаланалар,—ди ветеринария белгече Фәрит Миргаязов, бәйгенең шартлары белән таныштырып.
Бәйге шартлары дигәннән, чаптарлар ярышы бер караганда хәвеф ихтималы булган бәйге. Шуңа да бу бәйгедә әзерлеге бик яхшы булган ир-егетләргә генә катнашырга рөхсәт итәләр. Алдан инструктаж үткәрелә. Ярышта катнашырга тәләүче балигъ булмаган малайларны фәкать ата-аналарының язма рәвештәге рөхсәте белән генә бәйгегә кертәләр.
Быелгы Сабан туендагы кебек эссе көндә ат чабышы аеруча хәвефле. Малкайларны бөгәлҗән, кигәвеннәр сырып ала. Атлар ярсый.
—Бәйгедә катнашачак атларның барысына да алдан эшкәртү үткәргән идек,--ди ветеринария станциясе начальнигы Фәһимҗан Нуртдинов, бәйгене хәвеф-хәтәрсез үткәрү өчен күрелгән чаралар белән таныштырып.
Шулай булуга карамастан, ярыш башлануын көткән чаптарлар тәмам ярсыды. Аларның кайберләрен тотып тыярлык түгел иде. Ат катнашлыгы булган театрлаштырылган тамашада күңелсез хәл дә булып алды, хәтта. Ә саф токымлы чаптарлар ярышында тезгенен яңавыллы Константин Шайдуллин тоткан Легион кушаматлы ат травма алды. Тезген тотучыга да ашыгыч медицина ярдәме күрсәтергә туры килде. Тамаша тамаша да ул. Менә шундый күңелсез хәлләр уйланырга мәҗбүр итә. Утыз градустан югары температурада чаптарлар ярышын оештырмау хәерлерәк булыр, мөгаен.
Ә болай, Легион кушаматлы аттан тыш, чаптарларның барысы да дистанциядән үтеп, финиш сызыгына килеп җиттеләр. Аларның җитезлеге 1800 метр арада сыналды. Башта мәйданга хуҗалыклардан килгән рәт чаптарлары чыкты. Алар барысы да авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә төрле эшләр башкаруда файдаланылган атлар. Җиде атның өчесе “Рассвет” җәмгыятеннән. Азамат Әгъләмов Лайк кушаматлы атта 1800 метр араны 2,14 минутта үтте. Аның туганы Алмаз Әгъләмов, Ковбой кушаматлы атта, финиш сызыгына бар бер секнуд соңрак килеп җитте. Ветер кушаматлы атны йөгәнләгән Рамил Минсаяпов өченче урында. Беренче килгән чаптар белән финиш сызыгын өченче булып үткән атның вакыт аермасы бары өч секунд.
Саф токымлы атлар ике төркемдә ярышты. Алар, әлбәттә, рәт атларыннан җитезрәк. “Рамазанов индивидуаль предприятиесе”ннән Риман Ханов, Каролина кушаматлы атта старт алганнан соң, 1,54 минут эчендә финишка килеп җитте. Илеш районыннан, Грета кушаматлы атта ярышкан Руслан Вильданов икенче урында. 1800 араны Мадонна кушаматлы атта 1,56 минутта үткән дүртөйлеле Искәндәр Шәрифҗанов өченче урында.