Район сулышы
21 Июня 2018, 17:28

Балтач „Коммуналь хуҗалыгында” җылыту сезонына әзерләнә башладылар

Нефтекаманың "ПрогрЭС" җәмгяте эшчеләре Балтач "Коммуналь хуҗалыгы"ның җылыту системасы корылмаларын яңарта башлады. Биредә биш миллион сумлык эшләр башкарылачак.


Бүген биредә җылыту системасы корылмаларын яңарту эшләрен башлап җибәрделәр. Объектта биш миллион сумлык үзгәртеп кору эшләре үткәрү бурычы тора. Барлык эшләрне дә Нефтекама шәһәренең Салават Гарифуллин җитәкчелегендәге „ПрогрЭС” җәмгяте хезмәткәрләре башкарачак.
Ремонтчылар җылыту казанының төтен чыгару торбасын яңартудан башлады. Бәлки, башлады, дип әйтү иртәрәктә булыр. Чөнки тузган торбаны әле демонтажлыйсы бар. Ә торбаның үлчәме уенчык кадәр генә түгел. Мең миллиметр диаметрдагы торба 33 метр озынлыкта. Бу эшләрне башкару өчен ике берәмлек махсус техника җңлеп ителде. Ул да булса 40 метр озынлыктагы „ук” белән җиһазландырылган кран һәм 20 метр биеклеккә „бишек” күтәргеч.
Гамәлдәге торба 2000 еллар башында урнаштырылган булган. Җылы һәм салкын бервакытта очрашу процессы нәтиҗәләренә гади тимер чыдам түгеллеге билгеле. Казан торбасы да коррозиягә бирешкән. Аның стеналары шулкадәр юкарган(Тагын бер сезон торса, ул торба үзеннән-үзе авар иде, мөгаен). Сантиметр калынлыгыннан ул кәгазь калынлыгына гына калган дип әйтерлек. Кыскасы, ремонтчылар демонтажга бик вакытлы тотынды. Хәвеф-хәтәр тудырмас өчен торбаны ике өлешкә бүлеп демонтажларга булдылар. Әйе, газ ярдәмендә эретеп ябыштыручылар, базнат итеп, егерме метр биеклектә торбаны кистеләр. Торбаның янң икенче өлешен демонтажлау бурычы тора. Монысы мәшәкатьле процесс. Чөнки аны нигезеннән ычкындырасы бар.
“ПрогрЭС” җәмгыяте хезмәткәрләре котельнаяның ике берәмлек җылыту казанын да алыштырачак.
Читайте нас