Район сулышы
8 Июня 2018, 12:02

Балтачлыларны бәйрәм тантаналарында көтәләр

Район Хакимиятендә агымдагы җәйдә район авылларында үтәчәк чаралар планы расланды.

Район Хакимиятендә агымдагы җәйдә район авылларында үтәчәк чаралар планы расланды.
Аңа ярашлы, авыл җирлекләренә караган авылларда социаль әһәмияткә ия чаралар үтәчәк.
Богдан авыл җирлегендә 1 июльдә Зур күл буенда Сабантуй бәйрәме күп авылдашларны җыячак.
Югары Янактай авыл җирлегенең Иштирәк авылында 11 июнь көнне „Саумысыз, авылдашлар!”, 7 июльдә Яңа Ямурза авылында авыл нигезләнүнең 330 еллыгы уңаеннан „Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме үтәчәк.
Көнтүгеш авыл җирлегенең Янтимер авылында 11 июньдә авыл нигезләнүнең 290 еллыгы уңаеннан җыелган халык „Семык” бәйрәмендә күңел ачачак.
Көнтүгеш авылы халкы 7 июльдә авылда үтәчәк „Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәменә әзерләнә.
Түбән Карыш авыл җирлегенең Зиләзекүл авылында 22 июньдә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашлар истәлегенә һәйкәл ачылачак, 23 июньдә Сабантуй үтәчәк.
20 июльдә Начар авылында авыл клубын ачу тантанасы көтелә һәм 21 июль көнне Кизгәнбаш авылында Кизгәнбаш күтәрелешенең 100 еллыгы билгеләнәчәк, „Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме зур чара буларак районыбыз тархында урын алачак.
Түбән Сикияз авыл җирлегенең Түбән Сикияз авылында 16 июньдә Сабантуй үтәчәк.
Нөркә авыл җирлегенең Нөркә авылында 23 июньдә авыл мәктәбенең беренче чыгарылышының 50 еллыгы билгеләнәчәк, 24 июньдә Имән авылында Сабантуй үтәчәк.
16 июньдә Сәйтәк, Көмьязы авылларында Сабантуйлар гөрләячәк.
Иске Янбай авыл җирлегенә караган Уразай авылында 18 августта мәктәп ачылуның 50 еллыгына багышланган бәйрәм күп кунакларны җыячак.
Тучыбай авыл җирлегенең Тучыбай авылында 16 июньдә — Сабантуй, Иске Каргалыда шул ук көнне „Кичке сабантуй” үтәчәк.
Шәвьяды авыл җирлегенең Текән авылында 11 августта — „Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме, Штәнде авыл җирлегенең Штәнде авылында 23 июньдә — Сабантуй, Ялангач авыл җирлегенә караган Мишкә авылында 16 июньдә Сабантуй үтәчәк.
Планда каралган чараларны үткәрүнең максаты — авылларны төзекләндерү, тәртипкә китерү, халыкны берләштерү.
Читайте нас