Балтач таңнары
+8 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Район сулышы
4 Июня 2018, 15:53
Балтач яшьләре тәмәкедән баш тартырга чакыра
"Тәмәкегә юк!!!"акциясендә катнашучы яшьләр Иске Балтач урамнарында халыкны сәламәт яшәү образы алып барырга чакырып 200 дән артык буклет, листовка тараткан.
Тәмәке бик күп авыруларга башлангыч булып тора. Шуны истә тотып, Иске Балтачта “Тәмәкегә юк!!!” акциясе оештырдылар. Профилактик чара узган атнадагы Халыкара тәмәкегә каршы көрәш көненә багышланды.
Бу көн 31 май көнендә билгеләнә. Тәмәкедән баш тарту көнендә мәктәп укучылары көйрәтүнең сәламәтлеккә зыяны турында стена гәзитләре чыгаралар, плакатлар ясыйлар, сигаретсыз да яшәп булганлыгы турында үзләреннән өлкәннәргә аңлатырга тырышалар.
Акция барышында үсмерләрнең “Романтик” клубында тәрбияләнүчеләр, республика ирекмәннәр үзәге активистлары белән берлектә, Иске Балтач урамнарында халыкны сәламәт яшәү образы алып барырга чакырып 200 дән артык буклет, листовка тараттылар. Акциядә егермедән артык активист катнашты.
"Романтик" үсмерләр клубы
.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"