Район сулышы
1 Июня 2018, 06:23

Иске Балтачны уфалылар яшелләндерә

Уфа шәһәренең Николай Селезнев җитәкчелек иткән чикләнгән җаваплылыктагы „Апрель” җәмгыяте эшчәннәре бу көннәрдә үзәк район дәваханәсе йортына 13 төп яшь нарат агачлары утыртты.

Уфа шәһәренең Николай Селезнев җитәкчелек иткән чикләнгән җаваплылыктагы „Апрель” җәмгыяте эшчәннәре бу көннәрдә үзәк район дәваханәсе йортына 13 төп яшь нарат агачлары утыртты.
Участок начальнигы Марс Нисафетдинов сөйли:
—Без ел саен республика шәһәр һәм авылларында төзекләндерү, яшелләндерү эшләре алып барабыз. Узган елда „Красноусол”, „Ассы” санаторийлары тирәсендә, Уфа шәһәре урамнары һәм паркларында, башка урыннарда шундый эшләр башкардык. Быел сезгә килдек. Махсус техника көче белән яшь агачлар балчыгы белән алынып күчереп китерелде. Менә күрерсез, яңа урынга ямь өстәп, үсеп китәчәкләр!
Бригадада сигез кеше. Нарат агачларын Иштирәк авылы тирәсеннән алып кайтканнар.
Читайте нас