Район сулышы
1 Июня 2018, 13:05

Халыкара балаларны яклау көнендә Балтач районы балалары автобуслы булды!

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан районда шундый баш астында бәйрәм үтте. Анда барлык белем учакларыннан, мәктәпкәчә учреждениеләрдән йөзләрчә бала катнашты.

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан районда шундый баш астында бәйрәм үтте. Анда барлык белем учакларыннан, мәктәпкәчә учреждениеләрдән йөзләрчә бала катнашты.
Балалар иҗаты үзәге, район мәдәният сарае хезмәткәрләре берлектә оештырган бәйрәм мәдәният сарае каршындагы мәйданда башланды. Төрле яшьтәге кызлар һәм малайлар уеннарда катнашып күңел ачты, фойеда сәләтлеләр сурәт төшерде, җиңүчеләр бүләкләнде.
Мәдәният сарае залында үткән тантанада зур кунаклар — район Хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Бикбаев, республиканың Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты, „Газпром трансгаз Уфа” җәмгыяте генеральный директоры Шамил Шәриповның вәкиле — компаниянең профсоюз оешмасы әйдәүче белгече Тимур Йосыпов катнашты.
„Газпром трансгаз Уфа” җәмгыяте вәкиле Тимур Йосыпов, Шамил Госман улының тәбрикләүләрен җиткереп районга социаль ихтыяҗлар өчен автобус бүләк итте.
Тантанадан соң тамашачыга балалар көче белән әзерләнгән зур концерт программасы тәкъдим ителде.

Читайте нас