Балтач таңнары
+1 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район сулышы
28 Май 2018, 21:33
Балтачта чик сакчылары көнен тантаналы митинг белән билгеләп үттеләр
Иске Балтачта Чик сакчылары көне уңаеннан үткән митингта катнашучылар катнашучылар “Кайгылы ана” мемориал комплексныа һәм локаль сугышларда һәлак булганнар истәлегенә куелган һөйкәлгә венок салдылар.
Бүген - Чик сакчылары көне. Бу көнне Иске Балтачта да билгеләп үттеләр.
Бәйрәм хәрби хезмәтен төрле елларда чик сагы гаскәрләрендә үткән балтачлылар катнашлыгындагы митинг сыйфатында билгеләнде. Яшел фуражкалы ир-егетләр егетләр моңа кадәр дә 28 майда очрашып, хезмәт иткән елларын искә ала иде. Бу юлы беркадәр рәсми нотада очрашырга булдылар. Совет Республикасында илебезнең чик сагын оештыру турында Декрет кабул ителүгә 100 ел тулу, шулай ук бу көннең рәсми бәйрәм сыйфатында билгеләнә башлавына 60 ел тулуы кебек юбилейлар бәйрәмне тантналалы рәвештә билгеләргә этәргеч бирде.
Билгеле вакыттагы гаскәри бурычын чикләребезне саклау гаскәрләрендә үтәгән Алмаз Абдуллин инициативасы белән оештырылган тантанага төрле авылларда яшәүче егермегә якын элекке чик сакчысы җыелды.
Хәрби хезмәтен элек чик сагы гаскәрләрендә үткән балтачлыларны район Советы рәисе Рөстәм Вәлиев тәбрикләде.
Митингта катнашучылар район үзәгенең “Кайгылы ана” мемориал комплексныа һәм локаль сугышларда һәлак булганнар истәлегенә куелган һөйкәлгә венок салдылар.
(Газим Талипов фотолары).
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши