Балтач таңнары
+1 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район сулышы
24 Май 2018, 11:51
Янтимер авылы үзенең 290 еллык юбилеена чакыра
10 июнь көнендә Янтимер авылының 290 еллык юбилей тантанасында катнашучылар 13:00 сәгатьтә Янтитмер-Яңа Уразай авыллары арасындагы юлда биеп “җеп" сузачак.
Янтимер авылы кунаклар кабул итәргә әзерләнә. Авылның олы юбилеен үткәрүгә әзерлек эшләре узган елда ук җәелдерелгән иде. Урындагы халык тырышлыгы белән авыл һәм аның тиресе төзекләндерелде.
Янтимер кунакларны кабул итәргә әзер. Хәтта бәйрәмне үткәрү көнен якынрак датага күчерделәр. Авыл юбилеена багышланган тантананы 12 июнь көнендә үткәрергә планлаштырганнар иде. Оештыру комитеты бәйрәмне үткәрү датасын 10 июнь көненә күчерү турында карарга килде.
Бәйрәмнең йөзек кашы “мари арканы” булыр, дип күз алдынга китерәләр. 10 июнь көнендә 13:00 сәгатьтә бәйрәмдә катнашучылар Янтитмер-Яңа Уразай авыллары арасындагы юлда биеп “җеп" сузачак. “Җеп” озынлыгы буенча рекорд ук куелмас куелуын, мәгәр “аркан ишү”дә катнашырга теләүчеләр күп булырга тиеш.
Марилар биюеннән 2300 метрга сузылган “аркан” рекорды 2013 елда Калтасыда куелган иде.
Пайремыш пагален ўжына!
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши