Барлык яңалыклар
Район сулышы
11 Май 2018, 16:55

БР ЮХИДИ начальнигы Балтач янгын сүндерү ирекле дружиналарының әзерлеген бәһалады

Бүген янгынга каршы тору ирекле дружиналарының смотры үтте.

Ел башыннан район җирлегендә өч янгын очрагы теркәлгән. Үткән елның дүрт айлык нәтиҗәләре белән чагыштырганда, хәлнең уңай якка үзгәрүе күзәтелә. Ләкин янгын хәвефсезлеге өлкәсендә иркен суларга да мөмкин, дигән сүз түгел бу. Профилактик чаралар күрү, урыннарда янгын сүндерү дружиналарының әзерлеген күтәрү игътибар үзәгендә кала.
Янгынга каршы тору часте, авыл җирлекләре янгын сүндерү ирекле дружиналары хезмәткәрләр составы, техниканың әзерлеге елның елында тикшерү үтә. Быел да элекке аэропортның очыш полосасы берничә сәгать дәвамында конкурс мәйданчыгын хәтерләтте. Унсигез берәмлек техника һәм аларны хезмәтләндерүчеләр махсус комиссия алдында имтихан тотты.
Янгын сүндерү төркемнәренең әзерлеген бәһалау барышында Башкортстан Республикасы ЮХИДИ начальнигы, полиция полковнигы Динар Гыйльметдинов та катнашты. Авыл җирлекләреннән килгән янгын сәндерү билгеләнешендәге махсус һәр автомашинаның техник торышын, хезмәткәрләрнең әзерлеген тикшерделәр.
Мавхсус автомашиналарның төрлесе бар. Күпчелеген 1980 елларда конвейердан чыккан техника тәшкил итә. Арада сигезенче дистәне ваклаучы янгын сүндерүче дә бар. Урыннардагы янгын сүндерү ирекле дружиналары хезмәткәрләре Башкортстан Республикасы Хөкүмәте вәкиле белән очрашканда хезмәт хакы күләме түбән булуын билгеләделәр.
—Иң мөһиме иминлек булсын. Калганын барын да хәл итеп була. Янгын сүндерүче тәүлегенә „егерме биш” сәгать йоклый алса гына иминлек ягыннан хәл яхшы дигән сүз,—диде Динар Гыйльметдинов, янгыннарны кисәтү фронтында күбрәк эшләргә кирәклегенә басым ясап.
Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев урыннарда янгын сүндерү ирекле дружиналарының әзерлеген күтәрү, техниканы яңартустендә эш алып барылачагын билгеләде һәм узган бәйрәм уңаеннан Көндәшле авыл җирлеге акимияте башлыгы Фларит Аскаровка, Көнтүгеш авывл җиреге ирекле янгын сүндерү дружинасы водителе Михаил Давлетшинга, янгын сүндерү часте хезмәткәре Илшат Гайниәхмәтовка, янгын сүндерү часте водителе Ренат Янгильдинга район Хакимиятенең мактау грамотларын тапшырды.


Читайте нас: