Барлык яңалыклар
Район сулышы
19 апрель 2018, 17:37

Балтач коммунистлары хисап тотты

Иске Балтачта коммунистларның урындагы оешмасының хисап киңәшмәсе үтте.


Иске Балтачта коммунистларның урындагы оешмасының хисап киңәшмәсе үтте.
Балтач районы коммунистларының урындагы оешмасы егермедән артык әгъзаны берләштерә. Киәшмә эшендә КПРФның 9 әгъзасы катнашты. Партиянең урындагы бүлек сәркатибе Рифат Сафин бер ел эчендә башкарылган эшләр турында отчет тотты.
Ул узган сәяси кампанияләрдә Коммунистлар партиясенең тоткан урыны турында сөйләде. Алдагы көннәрдә партия составына яшьрәк әгъзалар кабул итү кирәклегенә басым ясады. Бәлки комсомол оешмасын булдыру да комачауламас. Район үзәгендә Ленин бюсты куелган урын булдырырга кирәклеге турында мәсьәлә дә күтәрелде.
Бүген оешманың матди-техник хәле җиңел түгел. Сәркатиб кабинет-офисында оргтехника юк. Ел двамында коммунистлар барлыгы 2800 сум күләмендә взнос түләгән.
Киңәшмәдә катнашучылар, яшерен тавыш бирү юлы белән, урындагы оешманың яңа комитеты, бюро, күзәтү ревизия комиссиясе сайладылар. КПРФның Башкортстан Республикасы төбәк бүлегенең Балтач җирле бүлекчәсе сәркатибе итеп кабаттан Рифат Сафин Сайланды. Шулай ук киңәшмәдә коммунистларның урындагы оешмасына бер әгъза кабул ителде.
Ә 29 апррель көнендә башкалада үтәчәк КПРФның Башкортстан Республикасы төбәк бүлеге конференциясе эшендә Балтач районыннан Илгиз Сәфәров катнашачак. Киңәшмәдә катнашучылар делегат сыйфатында аны сайлады.

Читайте нас: