Республикада, районда халык яшәгән урыннарда җирлекләрне тәртипкә китерү максаты белән игълан ителгән Экологик айлык кысаларында бүген район буенча икенче өмә үтте.
Өмәләр үтәчәге турында сүз кузгалгач, гадәттә апрель башында, әле кар эреп бетмәгән, нәрсә чистартыйк, аяк асты да пычрак бит әле, кебек сүзләр яңгырый.
Чынлап та, әле кайда карама өем-өем кар көртләре. Кайберләре шундый биеклектә, көрәкләп таратмасаң, челләдә дә эреп бетмәс, хәтта. Бер караганда, карсыз килгән быелгы кыштан соң бу хәлгә гаҗәпләнерлек тә. Ә кар эреп җир ачылган урыннарда инде “умырзая”лар да чыкты.
Узган атнадагы өмәдә кар өемнәрен тарату, мөмкин булган очракта карны, автотранспорт ярдәмендә, авылдан читкә чыгару максаты куелган иде.
Тиәя-як мохитне саклау Бөре төбәк идарәсе әйдәүче белгеч-эксперты Рифат Сафин билгеләвенчә, ике атна да Экологик өмәләрдә 2123 кеше катнашкан. Узган атнадагы өмәдә 24 берәмлек техника кар чыгару эшләрендә ңәлеп ителгән. 120 квадрат метр мәйданда юллар тәртикә китерелгән.
Кар тарату эшләре бүгенге өмәдә дә дәвам итте. 823 кеше катнашлыгында үтте бүгенге өмә. Үзәк район больницасы, мәдәният бүлеге системаларында экологик чарада аеруча күп кеше катнашты.
—Үзәк район больницасы хезмәткәрләр составының 95 проценты бүген өмәдә катнаша. Район җирлегендәге 39 фельдшер акушер пункты персоналы да экологик акциягә актив кушылды. Щле кар таратабыз. Киләсе атнадагы өмәдә җыештыру, чистарту эшләренә тотынырбыз дип уйлыйм,— ди үзәк район больницасы баш врачы урынбасары Айдар Хәмәтов, медицина персоналының тирә-юнь чисталыгына җаваплы каравын билгеләп.
Өмәдә катнашучылар кулы тигән барлык урыннар да чистарып калды. Эш никадәр зур күләмдә башкарылгандай тоелса да, Бөре төбәк идарәсе әйдәүче белгеч-эксперты Рифат Сафин билгеләвенчә, район җирлегенең 10 проценты гына тәртипкә китерелгән әле. Димәк, алдагы өмәләргә эш фронты зур әле.
14 апрель көнне үткән өмәдә 12 тонна калдыклар җыеп алынып полигонга урнаштырылды.
Тик экологик өмәләрдә эшкуарлар бик үк катнашып бармый. Шәхси милек карамагындагы бер генә кибет һәм башка предприятиеләр тирәсендә дә җанлылык юк иде бу көнне.