Барлык яңалыклар
Район сулышы
30 март 2018, 13:42

„Ялкын” Балтачны хоккей спорты үсешкән төбәк итеп күрсәтте

"Ялкын" хоккей командасы уенчысы Айрат Әхмәтшин, хоккей буенча Башкортстан Республикасы беренчелегенә үткән финал ярышларында, “Иң яхшы һөҗүм итүче” буларак танылган.

Районыбызның „Ялкын” хоккей командасы үз максатына иреште. Моңа кадәр Башкортстан Республикасы Үсмерләр хоккей лигасы чемпионатлары йомгаклары буенча ул ике тапкыр бишенче, бер тапкыр дүртенче урынны яулаган иде. Былтыр „Ялкын” чемпионатның бронза призеры булуга иреште. Ә 2017-2018 еллар хоккей сезонында ул пьедесталның беренче баскычында. Безнекеләр чемпион.
29 март көнне Салават шәһәренең „Салават” спорт-концерт комплексында, 2001-2003 елларда туган егетләрне берләштергән, табигый бозда хоккей уеннарында ярышкан командалар арасында буенча Башкортстан Республикасы беренчелегенә финал ярышлары тәмамланды. Финалның „Б „ төркеменә кертелгән командалары арасында „Ялкын”да бар иде.
Үз төркемендә Белорет шәһәре, Әлшәй районы, Мәләвез шәһәре командаларын җиңп чыгып, „Ялкын” финал этабына ук чыкты. Чирек, ярымфинал ярышлары нәтиҗәләрен билгеләгәндә, белоретлыларны „Ялкын” 3:1 исәбе бәлән җиңде. Әлшәйлеләр белән очрашуда көндәшләре капкасына биш гол керттеләр. Ә Әлшәй районы командасы балтачлылар капкасында бары бер т апкыр гына кызыл ут кабыза алды. Мәләвезлеләрне дә „Ялкын” 6:1 исәбе белән җиңде.
Өч җиңү. Хоккейчылар күңелендә никадәр горурлык хисләре. Финал ярышларында җиңәргә дәртләре ургылып торы. Көндәш тә төшеп калганнардан түгел. Балтачлыларга Бишбүләк районы командасына каршы чыгасы. Команда „Ялкын”га яхшы таныш. Моңа кадәр бу команда өстенлек күрсәтеп килде. Ә бу юлы балтачлылар җитезрәк һәм көчлерәк булып чыкты. Исәп 1:2 балтачлылар файдасына.
Финал ярышларын ябу тантанасында Салават шәһәр округы хакимияте спорт комитеты урынбасары Александр Передунов, „Башкортстанның берләштерелгән Хоккей федерациясе” ьщмгыяте башкарма директоры Руслан Нуртдинов, „Снайпер” балалар һөәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Рәфит Вәлиев катнаштылар.
—Без беренче тапкыр Кубок өчен матчта медаль өчен көрәштек. Финал ярышларында икенче тапкыр катнашуыбыз. Егетләр өчен чын бәйрәм булды бу. Чөнки алар арена шартларында хоккей уйнадылар. Хоккейчылар уенында прогресс, җиңүгә омытылыш булуы күңелгә дәрт өсти,—дип тәзссоратларын уртаклашкан Белорет районы командасы тренеры Павел Сергеев.
Ә балтачлыларда бу юлы чынлап та җиңүгә омтылыш зур иде. Чөнки регуляр матчлар барышында „Ялкын” көндәшләреннән бер тапкыр да җиңелмәде.
—Финал ярышында көндәш команданы җиңү безгә бик авыр бирелде. Ә уенга кадәр хоккейчыларыбыз бүген безне җиңел җиңү көтә, дигән фикергә килделәр. Егетләрнең күңел сизгерлеге бар сыман. Ләкин бу финал. Җиңү күктән төшми. Уен гадел шартларда үтүе безгә бик тә охшады,—ди „Танып” хоккей клубы җитәкчесе, ярыш нәтиҗәләре белән уртаклашып.
Нәтиҗәдә, Бишбүләк районы икенче урында. Салават шәһәре пьедесталның өченче баскычында.
Турнирның иң яхшы уенчылары арасында балтачлы да бар. Айрат Әхмәтшин “Иң яхшы һөҗүм итүче” буларак танылган.
“Ялкын”ның Республика чемпионы титулына ия булуы район өчен зур казаныш. Бу җиңүнең төп хуҗаларын ихлас тәбрик итәбез. Димәк, максатка омтылыш, кыш дәвамында бозда үткәргән күнегүләр бушка китмәде. Балтачны хоккейлы төбәк итеп республикага таныткан үсмер хоккейчыларыбыз алдагы көннәрдә дә марканы төшермәсләр дип ышанабыз.
Читайте нас: