Барлык яңалыклар
Район сулышы
29 март 2018, 17:36

«Ялкын» республика чемпионаты җиңүчесе

Сөенче! Районыбызның “Ялкын” хоккей командасы Үсмерләр хоккей лигасы чемпионаты чеммпионы титулын яулады.

Сөенче! Районыбызның “Ялкын” хоккей командасы Үсмерләр хоккей лигасы чемпионаты Чемпионы титулын яулады.


Көярмәннәр алдан ук “Ялкын”ның чемпион булачагына өмет багълаган иде. Чөнки быелгы чемпионатның регуляр матчлары барышында балтачлылар көндәшләреннән бер тапкыр да җиңелмәде.

Плей-офф барышында да “Ялкын” нәтиҗәле уен күрсәтте. Белорет шәһәре, Әлшәй районы, Мәләвез шәһәре командалары белән очрашуларда җиңү яулап, финал ярышына чыкты.


Җиңүчене Салават шәһәрендәге “Салават” спорт-концерт комплексында бүген Балтач һәм Бишбүләк районнары командалары хоккейчылары арасында үткән уен нәтиҗәләре билгеләде. Исәп: 2:1, балтачлылар файдасына.


Бу җиңүгә 2001-2003 елларда туган хоккейчы барлык ялкынлылар көч салды. Ә ике хоккейчының казанышы турында аерым әйтми мөмкин түгел. Бишбүләклеләр капкасына бер голны Ренат Шәйнуров кертте. Ә Денис Мансуров җиңү голын кертүче буларак быелгы чемпионат тарихына керде.


Ялкын”ны Республика чемпионаты чемпионы титулына ия булуы уңаеннан ихлас тәбрик итәбез. Районыбыз данын республикага таныткан хоккейчыларыбызга укуларында, шәхси тормышларында уңышлар, спорт дөньясында яңадан-яңа җиңүләр телибез.
Читайте нас: