Барлык яңалыклар
Район сулышы
25 март 2018, 16:59

Балтач балыкчылары кышкы спорт сезонын япты

Бәкедән балык каптыру буенча район ярышларында төрле яшьтәге 52 спортчы катнашты.

Балтач киңлекләре туристларны ел әйләнәсенң җәлеп итә, дип әйтерлек. Елга-күлләр тирәсенә балыкчылар сукмагы кыш дәвамында да өзелеп торганы юк. Урындагы балыкчыларга гына түгел, районыбыз сулыклары күрше районнардан, хәтта Пермь өлкәсеннән дә килгән балыкчыларга да таныш. Танып елгасының кайсы төбәгендә балык яхшы капканлыгын, башлап тотынган балыкчыдан тыш, барысы да яхшы белә. Андый урыннарда аеруча җанлылык. Кышкы спорт сезонын ябуга багышлап, боз өстендә ялтыравык батыргычлы кармак белән балык каптыру буенча үткән ярыш актив ялның яки спортның бу төрен үз итүчеләр районда шулкадәр күп икәнлеген күрсәтте. Ярыш үткән урын кече Сабантуйны хәтерләткән сыман. Җанатарларны да исәплгәндә, йөзгә якын кеше.
Бәйге өчен Йөгерек Танып елгасының “Галимә тугае” дип аталган урыны сайланган иде. Үзенчәлекле урын бу. Биредә Танып елгасының үзәне беркадәр киңәйгән сыман. Тугайда елганың көчле агымы беркадәр тынычланган кебек тоела. Су уралып чыга да, арытабан үзәне буйлап агып китә. Монда балык каптыру өчен бик оста булу кирәк. Ә осталар күп. Бәкедән балык каптыру осталыгы булган 52 спортчы ярышта катнашырга теләк белдергән иде. Арада сигезенче дистәне ваклаганы да, әле дүрт кенә яшьтәгесе дә бар. Гомумән, балык каптыруның кышкы төре соңгы елларда аеруча популярлашты. Ир-егетләр генә түгел, хатын-кызлар да спортның бу төренә аның саен күбрәк тартыла. Быелгы ярышларда дистәгә якын илаһи зат вәкиле катнашты.
Бүген үткән ярышка, бәйгене оештыручы—район Хакимиятенең яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Максим Ахтариев 11:00 сәгатьтә старт бирде.
Һава шартлары нәкъ балыкчылар теләгәнчә. Март аена хас гадәти көн. Артык салкын түгел. Җил дә комачауламый. Атмосфера басымы беркадәр түбәнрәк. Шулай да балык актив. Ярышка старт бирелгәннән соң , озак көттерми, калкавычлар чиртә башлады һәм бәкеләр тирәсендә беренче балыклар пәйда булды. Кемдер тал чабак каптырган. Берәүләр кармагында шыртлака... Чабак, густера, алабуга, кечерәк корбан балыгы каптыручылар да бар.
Әнә, дүрт яшьлек Амилия Нурмөхәмәтова кармагына да карыш буе тал чабак капкан...

Бәйге өчен ике сәгать вакыт билгеләнгән иде. Җанатарлар өчен бу ике сәгать бик озак үткәндәй тоелса да, ярышта катнашучылар өчен ул сизелмәде дә.
Җиңүчеләрне билгеләү өчен ярышта катнашкан һәр балыкчының тотымын үлчәү аша үткрделәр.

Гомум авырлыгы 761 грамм тотымга ирешкән Данир Аскаров өченче урында.

Ярышның җиңүчесе исеменә Иске Балтачтан Фәнгат Сәргалиев лаек булды.
Аның гомум тотымы 1014 грамм.

127 грамм авырлыкта густера корбан тотты ул.
Иң кечкенә балык тотучыны да бүләксез калдырмадылар. Ике граммнан чак кына авыррак(аквариум балыгы да аннан эрерәк булыр, мөгаен) тал чабагын кармакка каптыра алган Роберт Зарипов махсус бүләккә лаек булды. Иң өлкән спортчы-балыкчы номинациясе призына 76 яшьлек Риф Илибаев, бәйгедә катнашучы иң яшь спортчы бүләгенә 4 яшьлек Амилия Нурмөхәмәтова лаек булдылар. Ә балыкчы хатын-кыз спортчылар арасында призлы урыннарны Әнисә Гыйндуллина, Светлана Шәмсетдинова, Лариса Хөсәенова, Рузилә Хәсәнова, Рита Дәүләтовалар бүлеште. Барлык җиңүчеләргә ярышларның иганәчесе—эшкуар Илшат Галләмшин, бәйгедә катнашканнары, сәламәт яшәү образын үз иткәннәре һәм пропагандалаганнары өчен рәхмәт белдереп, бүләкләр тапшырды.

Бәйге кыр шартларында төшке аш белән тәмамланды. Аш-су осталары бәйгедә катнашкан балыкчыларны эсклюзив рецепт буенча пешерелгән пылау белән сыйлады.

.
Читайте нас: