Барлык яңалыклар
Район сулышы
2 март 2018, 17:29

Яңа Ямурзада шәхси сектор карамагындагы тракторларга техник карау үткәрү турында сөйләштеләр

Былтыр Югары Янактай авыл җирлегендә шәхси хуҗалыклар карамагындагы барлык үзйөрешле машиналарның 68 проценты гына техник карау үткәреп файдаланылган.


Юлларда үзйөрешле машиналар һәм аларның тагылмалары катнашлыгында теркәлгән аварияләрнең барысы да бу төр техниканы куллану барышындагы кимчелекләр белән бәйле. Трактор, үзйөрешле башка машиналар һәм тагылмаларны куллану күңелсез хәләргә китермәсен өчен дәүләт техник күзәтчелеге куйган таләпләр үтәлергә тиеш,—диде Балтач район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы, Айрат Галләмов, Югары Янактай авыл җирлегендә шәхси хуҗалыклар карамагындагы үзйөрешле машиналарга һәм аларның тагылмаларына еллык техник карау оештыру мәсьәләләре каралган киңәшмәдә ясаган чыгышында.
Уйланырга урын бар, узган елда республика буенча үзйөрешле машиналар катнашлыгында 31 юл-транспорт һәлакәте, 21 бәхетсез очрак теркәлгән. Аларда 16 кеше һәлак булган, 9 кеше тән җәрәхәтләре алган. Аварияләрнең җидесендә техник карау үткәрелмәгән үзйөрешле машиналарны файдалану сәбәпче. 18 авария шәхси хуҗалыклар карамагындагы тракторлар катнашлыгында теркәлгән. Былтыр үзйөрешле машиналар катнашлыгында күңелсез берничә очрак безнең район җирлегендә дә теркәлде.
Республика буенча бу елда да кеше үлеменә китергән авария очраклары бар. 19 гыйнвар көнне Илеш районында каргизгеч хуҗасы һәлак булган. Ә 28 февраль көнне Уфа районында „Киа” автомашинасы һәм „Беларус” бәрелешүе җиңел автомашина пассажиры үлеменә китергән.
Узган ел дәвамында район дәүләт техник күзәтчелегендә 82 берәмлек үзйөрешле машина һәм аларның тагылмалары исәпкә куелган, 52 берәмлек техника исәптән төшерелгән. Бүген шәхси хуҗалыклар карамагында 595 берәмлек үзйөрешле машина, 185 тагылма исәпләнә. Былтыр шәхси хуҗалыклар карамагындагы барлык үзйөрешле машиналарның 68 проценты техник карау үткәреп файдаланылган.
Үзйөрешле машиналарга техник карау үткәрүне уртача күрсәткече дәрәҗәсендә оештыра алмаган авыл җирлегендә, киләчәктә мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итү йөзеннән, киңәшмә оештыру практикалана. Югары Янактай авыл җирлегендә былтыр шәхси хуҗалыклар карамагындагы тракторларның 60 проценты гына техник карау үткәрелеп файдаланылган. Бу җирлектә барлыгы 33 трактор исәпләнә. Ә тагылмаларга техник карау үткәрү мәсьәләсендә биредә кимчелек юк.

—Техника бәла–казага китерергә тиеш түгел. Кеше гомере барыннан да кадерле. Җирлек территориясендә булган үзйөрешле машиналарны дәүләт техник күзәтчелеге куйган таләпләргә ярашлы файдалануны мөмкин кадәр тәэмин итәргә тырышачакбыз,—диде Югары Янактай авыл җирлеге Хакимияте башлыгы Рәшит Мусин, үзйөрешле машиналар хуҗаларына мөрәҗәгать итеп.
Киңәшмәдә „Росгосстрах” җәмгыятенең Балтач бүлекчәсе начальнигы Борис Хәйруллин катнашты.

—ОСАГОны кирәкмәгән чыгым дип карарга ярамый. Тракторда елына бер ике тапкыр гына басуга, урманга чыгып керәбез, дигән фикердәге үзйөрешле машиналар хуҗалары иминиятләштерү мәсьәләсенә җаваплы карамый. Ә ОСАГО—ул үзеңне иминиятләштерү. Кулыгызда полис бар икән, авариядә гаепле булган очракта сезне компания яклый. ОСАГО полисы булмый торып техник чарагызга карау да үткәртә алмыйсыз,—диде ул, үзйөрешле машиналар хуҗаларын ОСАГО мәсьәләсенә җаваплы карарга чакырып.
Быел Югары Янактай авыл җирлегендә шәхси хуҗалыклар карамагындагы тракторларга 18 май көнне техни карау үткәреләчәк. Элек барлык тракторларны җирлекнең административ үзәгенә җыеп техник карау үткәрелсә, 2016 елдан башлап бу чараны инспекторлар һәр авылга барып үткәрә.
Дәүләт техник каравын үткәрү өчен паспорт, үзйөрешле машина паспорты, теркәү турында таныклык, ОСАГО полисы, тракторчы-машинист таныклыгы, түләү турында квитанция, шулай ук ышаныч язуы кирәк.
Киңәшмәдә документы булмаган тагылманы ничек рәсмиләштерергә, ЮХИДИ инспекторының юлдан барган тракторны туктатырга хокукы бармы, авылда трактор хуҗасының, башбаштакланып урамга хуҗа булып, юлга киртәләр урнаштыру хокукы бармы, кебек сораулар да яңгырады.

Читайте нас: