Барлык яңалыклар
Район сулышы
27 февраль 2018, 17:05

Балтачта көрәкле техника хуҗалары буран туктаганын көтә

Тышта буран. Иске Балтачта урам юллары кардан чистартылмаганлыгына борчылалар.

Синоптиклар бүген көчле явым-төшем булачагы булачагы турында алдан бәян иткән иде. Иртәнгә район үзәге урамнары юлларында кар көртләре барлыкка килде.


Юлларны кардан чистарту техникасы эшкә чыкмаганлыгына бәйле, бүген көннең беренче яртысында юллардан хәтта җәяүләп йөрү мөмкинлеге булмавына борчылып Иске Балтачтан берничә кеше „Балтач таңнары” гәзите редакциясенә шалтыратты.


Мәсьәләгә ачыклык кертү максаты белән редакция хезмәткәре Иске Балтач авыл җирлеге Хакимиятенә мөрәҗәгать итте. Аннан:


—Буран көнозоны дәвам итәчәген белеп тора идек. Күреп торасыз, күз ачкысыз буран. Мондый шартларда юлларны чистартуның нәтиҗәсе юк. Көрәкле техника артыннан ук юлга көрт салып куя.

Фаразлар буенча кичкә буран тынычланырга тиеш. Явым-төшем туктау белән, Иске Балтач авылында юл чистарту техникасы эшкә кушылачак,—дигән җавап алдык.
Читайте нас: