Барлык яңалыклар
Район сулышы
14 февраль 2018, 12:54

Балтачта Гашыйклар көнендә ике пар язылыша

Балтачта ике пар Гашыйклар көнендә никахларын рәсмиләштерә.

Бүген Гашыйклар көне. Бу көнне никах рәсмиләштерү популярлаша бара. Быел чәршәмбе көненә туры килгән Гашыйклар көнендә Башкортстаннан яшь 108 пар гаилә корырга ниятләгән.


Балтач районында бу көнне өйләнешүчеләр бармы? Шушы сорау белән „Балтач таңнары” хәбәрчесе ЗАГС бүлеге начальнигы Ирина Субушевага мөрәҗәгать итте.


—Ике пар никахларын Гашыйклар көнендә теркәргә теләк белдереп гариза бирде. Бүген Балтачта Денис Гаттаров һәм Айгөл Гаянова, шулай ук Марсель Аскаров һәм Эльмира Якуповалар кулларына никахларын теркәү турында таныклык алачак,— дип хәбәр итте бүлек начальнигы
Читайте нас: