Барлык яңалыклар
Район сулышы
16 гыйнвар 2018, 18:06

„Өйләр җылы булсын!” — ди районның газ хезмәтендә көч салучы уңганнар

Бөре шәһәрендәге „Газпром газораспределение Уфа” акционерлар җәмгыятенең Балтач комплекслы хезмәте райондагы 5710 физик шәхесне, 82 коммуналь-көнкүреш, ике сәнәгать объектын хезмәтләндерә.

Бөре шәһәрендәге „Газпром газораспределение Уфа” акционерлар җәмгыятенең Балтач комплекслы хезмәте райондагы 5710 физик шәхесне, 82 коммуналь-көнкүреш, ике сәнәгать объектын хезмәтләндерә.
Авария очраклары килеп туганда чакырулар буенча чыгуларга махсуслашкан дүрт бригада тәүлек әйләнәсенә югары әзерлектә тора.
Белгечләр китергән мәгълүматлардан күренүенчә, агымдагы җылыту сезонында физик шәхесләрдән чакырулар чагыштырмача аз теркәлгән.
—Бу хезмәткәрләребез тарафыннан техник хезмәтләндерүнең вакытында һәм сыйфатлы башкарылуына, кышның җылы килүенә дә бәйле, — ди диспетчер Илгиз Мифтахов.
Газ хезмәтендә көч салучылар көндәлек эшләрендә аерым кыенлыклар белән дә очраша. Мисал өчен, график буенча техник хезмәтләндерүгә чыккан бригаданы кайбер хуҗалар „Безгә хезмәтләндерү кирәк түгел,” — дип өйләренә кертми, газ җиһазы янына үткәрми. Тәҗрибә күрсәтүенчә, җылыту сезоны башлангач, нәкъ шул йортларда котёллар эшчәнлегендә өзеклекләр килеп чыга.
—Бәйрәмсез, ялсыз эшләгән, тулысынча комплектланган автомашинада чакыру буенча урыннарга чыккан хезмәткәрләр андый очракларда кыска вакыт эчендә котёлларны кабызып, өзеклекне көйләп җибәрәләр, — ди газ объектлары җиһазларын файдалану инженеры Альбина Сафина.
Иске җиһазлар (котёллар, плитәләрне) вакытында яңарту чарасын күрергә дә чакыра белгечләр. Заман таләпләренә җавап бирә торган җиһазлар җәмгыятьнең Балтач комплекслы үзәгендә бар һәм бәясен бүлеп түләү мөмкинлеге да булдырылган. Андый уңайлыктан файдалану хәерле, әлбәттә.
Тагын бер мәсьәлә турында сораштым белгечләрдән. Ул авылларда көн күргән, газ ягулыгыннан файдаланган „катлаулы”, „уңышсыз” гаиләләргә бәйле.
—Һәр елның март, октябрь айларында урыннардагы слесарьлар барып мондый гаилә әгъзалары белән инструктажлар үткәрәләр, даими контрольдә тоталар. Аңлату эшләрен тиешле дәрәҗәдә оештыргач, бу категориягә кергән гаиләләр саны елдан-ел азая, — дип аңлатты Альбина Сафина. (Рәсемдә: авария-диспетчер хезмәте водителе Наил Сафин (сулда) һәм слесарь Илдус Дильмиев чираттагы чакыруга юлланыр алдыннан).
Кыш дәвам итә. Җылыту сезонын бәла-казаларсыз, имин үткәрүгә, өйләребездә җылылык тәэмин итүгә тырышлык салган уңганнарның эшләре уң булсын.
Читайте нас: