Барлык яңалыклар
Район сулышы
9 гыйнвар 2018, 17:07

Иске Балтач авыл җирлегендә авыл урамнарын 5 берәмлек техника кардан тазарта

Быелгы кыш кар-бураннарын кышның икенче яртысы якынлашканда гына күрсәтә башлады. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң көчле буран купты.

Быелгы кыш кар-бураннарын кышның икенче яртысы якынлашканда гына күрсәтә башлады. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң көчле буран купты.
Биш авылны берләштергән Иске Балтач авыл җирлегенең авыл урамнарын (аларның гомум озынлыгы 103 километр) кардан ачуга бер куәтле грейдер, өч Т-150 тракторы, бер “Беларусь” җәлеп ителгән.
Сигезенче гыйнвар көнне махсус техника эшкә кушылып төп урамнарны һәм кар сала торган урамнарны ачты. Тугызына чыккан төнне төнге ике сәгатьтән чыгып, эш көне башланганчы тәүдә балалар бакчаларына, аннары башка урамнарга юл ачтылар.
—Башта урамнарны яхшылап ачалар, аннары киңәйтәчәкләр. Алдагы көннәрдә Совет һәм Комсомол урамнары кисешкән чаттан кар чыгарыла башлаячак, — ди авыл җирлеге башлыгы Эльмар Галимҗанов.
(Фото редакция архивыннан).
Читайте нас: